13 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!"акциясе дәвам итә
12 ноябрьдән Татарстанда "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең икенче этабы старт алды.
-
"Рәхмәт, әнием!" конкурсына килгән икенче язма
Өйдә яңгыраган җырларның күбесе әниләр турында иде. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Ак яулыклы әнием”, “Бер кыз бала җыр чыгарган” һәм башкаларны Ерак әбинең, Картыйның туган көннәрендә, гомумән, нинди бәйрәм булса да, әни баянда уйнап җырлый.
-
Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный
“Татар яши торган җирнең аэропортына бөтен милләтләр хөрмәт иткән Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде Данил Салихов.
-
Әдәби мизгел. Җылы оя (Тормыш дәвам итә)
Мөхәммәтнур бу җәй колхоз көтүенә көтүче ярдәмчесе булып эшкә керде. Ул буйга үсеп сузылып китте, тик әле үсмерләрчә юка. Киемнәре кечерәйде, ямаулы ыштанының балаклары кыскарып калды.
-
14 ноябрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Чемпионнар арта
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәше белән шөгыльләнүче Илһам Бариев һәм Илнур Кәримов үз үлчәү авырлыкларында республика чемпионнары булдылар.
-
14-16 ноябрь көнне ут булмый торган авыллар исемлеге
Линиядә ремонт үткәрелү сәбәпле ут булмый.
-
2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән
Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.
-
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
-
Референдум утәчәк
18 ноябрь, якшәмбе көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум үтәчәк.
-
Синең кызларың, Мөслим! Ветеринар табиб Рәзилә Фазлыева
Ул ит, бал, сөт, май һәм башка продукциянең ашарга яраклыгын тикшерә.
-
Көзге бозга ышанма - "зәхмәте" бар
Кичке салкында катып калган боз иртәнге якта күпмедер авырлыкка түзсә дә, көндезге кояш нурлары аның ныклыгын киметә. Боз даими суыклар җиткәч кенә ныгый, әмма ул вакытта да әле кыска гына җылыту булса, бу сыйфатын бик тиз югалта, көпшәккә әйләнә.