Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Хәрәкәтләнү өчен кешегә 187 буын һәм буынтык ярдәм итә. Ә менә 100 гә якын буын авыруы моңа киртә булып тора. Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән бәйлеләре, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле авырулардан кала, өченче урынны алып тора.

Балалар арасында терәк-хәрәкәт аппараты авырулары балалар еш очрый һәм аларны дәвалауга җиңел генә карарга ярамый. Терәк-хәрәкәт авыруларының иң еш очраганы – сын-гәүдә бозылуы. Бу балаларның компьютер артында озак утыруы, физик активлык кимүе белән бәйле. Шуңа күрә скелет мускулатурасының көче һәм эшчәнлеге дә кими. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы кәкрәя, яссы табанлылык барлыкка килә. Артык авырлык барлыкка килү дә – шуның нәтиҗәсе. Әти-әниләр балаларның озаклап компьютер артында утыруына юл куярга тиеш түгел. Моңа өстәп, саф һавада йөрү, төрле физик күнегүләр башкару, аркага массаж ясау, бассейнда йөзү, бию дә бик файдалы. Әти-әни баланың ничек утыруына да игътибар итәргә тиеш: әгәр бала өстәл артында туры утыра белми икән, димәк, бу да киләчәктә гәүдә-сынның бозылуына китерәчәк. Күпьеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: авыл җирендә яшәүче балаларда терәк-хәрәкәт авырулары сирәгрәк очрый. Бу – аларның авылда физик эш белән актив шөгыльләнүенең нәтиҗәсе.
Сын-гәүдә төзеклеге – баланың эчке органнарының сәламәт булу-булмавының да ачык күрсәткече. Әгәр баланың йөрәге, үпкәсе һәм башка шундый мөһим органнары авырта икән, гәүдә дә бозыла. Мондый очракта иң беренче авыру органны дәваларга кирәк. Шуңа күрә гәүдә-сын бозылуына “бармак аша“ гына карарга ярамый. Баланы гел күзәтеп торырга кирәк. Моның өчен аны туры итеп бастырыгыз. Әгәр арка мускулларында ассиметрия, кәкрәю күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яссы табанлылык мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балаларының 10-15 процентында очрый. Дүрт яшьләргә кадәр яссы табанлылык куркыныч түгел. Ә менә аннан соң да бетми икән, ул чакта табибка мөрәҗәгать итү зарур. Баланы караганнан соң, йә – махсус аяк киеме, йә стелька-супинатор алырга тәкъдим ителә. Андый балаларга төрле массаж ясау да файдалы. Тик иң элек табиб белән киңәшләшү кирәк.
Күкрәк читлеге бозылганда, гадәттә, сулыш гимнастикасы ясарга тәкъдим ителә. Шулай ук тынлы уен коралында уйнау да ярдәм итә.
Район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрәкәт движение балалар