Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем түләргә тиеш?

– Җир паем бар. Җир участогымны хуҗалык арендалый. Шуның өчен миңа ашлык бирәләр. Ә физик затлар кеременә салымны кем түләргә тиеш?  Әлеге сорауга район прокуратурасы җавап бирә. 

– РФ Салым кодексының 207 нче маддәсе 1 бүлеге нигезендә Россия Федерациясе салым резидентлары булган физик затлар, шулай ук Россия Федерациясендәге чыганаклардан керем алучы салым резидентлары булмаган физик затлар физик затлар кеременә салымны түләүчеләр булып таныла. 
РФ Салым кодексының 208 нче маддәсе 1 бүлеге 4 пункты нигезендә шул исәптән Россия Федерациясендәге милекне арендага бирүдән яисә башкача төрдә файдаланудан алынган керемнәр – Россия Федерациясендәге чыганаклардан керем, дип исәпләнә. 
РФ салым кодексының 211 нче маддәсе 1 бүлеге нигезендә салым түләүче оешма яисә шәхси эшмәкәрләрдән товарлар (хезмәт, эш), башка милек рәвешендә натуралата керем алган очракта, салым базасы әлеге товарларның (эш, хезмәт), башка милекнең бәясеннән чыгып билгеләнә. Әлеге бәя Салым кодексының 105.3 маддәсендә каралган тәртиптә билгеләнүче хактан чыгып исәпләнә. Әлеге маддәнең 1 пунктында күрсәтелгән салым түләүчеләр исәпкә куелган салым органына тиешле салым декларациясе тапшырырга бурычлы. 
РФ Салым кодексының 229 нче маддәсе 1 бүлеге нигезендә салым декларациясе салым чорыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш (Кодексның 227.1 маддәсендә башкача каралмаган очракта). 
Димәк, җир участокларын (пайларын) арендага бирүдән керем алган физик затлар, НДФЛ салым агенты (арендатор) тарафыннан тотып калынмаган очракта, салым чорыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, салым декларациясе тапшырырга тиеш.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X