Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карантин кертелде

Билгеле булганча, узган атнада районның Дусай авылында күпләп каз асраучы фермер хуҗалыгында кош гриппы табылган иде. Шуңа бәйле куркыныч вирустан саклану буенча чаралар күрү дәвам итә.

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә кош-корт асраучы фермерлар катнашында җыелыш үтте. Анда Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин та катнашты.

– Кош гриппы буенча республикада хәл тотрыклы түгел. Республика Президенты күрсәтмәсе нигезендә Дусай авылындагы авыру чыганагы табылган чикләрдән 5 һәм 10 километрга кадәр радиуста кош-кортлар күзәтү астында торачак. Коммерция максатларында каз-үрдәк асраучыларга кичекмәстән сугымны башларга киңәш ителә. Бу таләп казларны кош гриппыннан саклау өчен һәм фермерларның бизнесына зыян килмәсен өчен куела, – диде Андрей Никитин.

Районда кошчы-фермерлар реализация өчен 500дән алып 3600 башка кадәр каз асрый. Кайберләре сугым эшен башлаган да инде.

Җыелышта кош-кортларны сулыкларда һәм яланнарда йөртүнең катгый тыелуы, аларны фәкать кардаларда, ябык режимда гына асрау кирәклеге ассызыкланды. Бер генә кош-кортның авыруына шик туганда да кичекмәстән ветеринария табибларына хәбәр итәргә дигән таләп куелды.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: птичий грипп карантин