Реклама
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә капиталь ремонттан соң бу көнгә кадәр тагын 13 сабый - 6 малай һәм 7 кыз якты дөньяга тәүге авазларын салган. Бүгенге көндә бүлектә тагын 3 әни саклану бүлмәләрендә дәвалана.
ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин бала тудыру бүлегенә өч данә бала тудыру өстәле һәм баланың ана карынында булган вакытында йөрәк тибешен тикшерү - кардиотокография (КТГ) аппараты алып бирергә вәгъдә иткән иде. "Әлеге җиһазларга шактый финанс чыгымнары таләп ителү сәбәпле, алар ел дәвамында кайтыр дип ышанабыз", - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Минхат Сәфәров.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз