Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабан, аю, төлке, поши ите хәләлме?

Беркөнне танышым кыр җәнлеге ите бирде. Әллә нишләп киттем. Халыкның хәзер аучылык белән мавыкканын беләм үзе, шулай да кабан, аю итен ашауны күз алдына китерү дә авыр. Атып алынган кыр җәнлекләренең итен ашау сәламәтлек өчен куркыныч түгелме? Дин әһелләре ни ди? Алсу Сабирова, Казан.

– Кабан, аю, төлке, бүре, поши һәм башка кыр җәнлекләре итендә трихинеллез личинкалары булырга мөмкин. Ул – сәламәтлек өчен бик куркыныч, зарарлы матдә. Кыргый җәнлекләр итен суыткычка куеп торсаң, ул зарарсызлана дип уйлаучылар да нык ялгыша. Трихинел черегән, бозылган иттә дә дүрт айдан артык саклана, тоз­ласаң да, ысласаң да, пешерсәң дә бетми. Атып алынган җәнлекне ветеринар лабораториядә тикшертмичә ашамагыз. Зарарлы итне күз белән генә аерып булмый. Трихинеллез личинкалары белән авыру йоктыру өчен 10 грамм ит ашау да җитә. Йөз шешә, мускуллар, буыннар сызлый, эч авырта, эч китә. Ахыры хәтта үлем белән дә тәмамланырга мөмкин, – диде «Татарский» төбәкара ветеринария лабораториясе белгече Энҗе Гафурова.

 

«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:
 – Ерткыч булмаган җәнлекләрне: поши, куян итен ашарга була. Төлке, аю, кабан итләрен ашау тыела. Икенче бер шарт: җәнлекне аучы бисмилла әйтеп атарга тиеш.

ЧЫГАНАК: "Шәһри Казан" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим сайты муслюмово Мтв без мөслимлеләр Муслюмовский ИРЦ Мөслим матбугат үзәге

Реклама
Реклама
2
X