Реклама
Татарстанда "IT-чемпион" конкурсы дәвам итә. Бу көннәрдә конкурсның икенче этабы бара. Биредә Мөслим районы мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучыларның 61% катнаша.
Алдагы этап нәтиҗәләре буенча иң актив мәктәп дип, Күбәк урта мәктәбе билгеләнгән булса, бу этапта түбәнтабылылар лидерлык итә. Декабрь аенда бәйгенең икенче этабына йомгак ясалып, 3 укучыга планшет тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз