Реклама
Иске Карамалы авылының Игенче урамында урам бәйрәме уздырылган. Кайчандыр шушы авылда туып-үскән авылдашлар Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Азнакай, Баулы районнарыннан бәйрәмгә кайтканнар.
Калмыя елгасы буендагы аланда өстәл корып, сагынышкан авылдашлар хатирәләрен барлап, баянга кушылып җырлашып утырганнар. Киләсе елда бәйрәмне һәр капка төбендә өстәл әзерләп оештырырга планлаштырганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз