Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егетнең асылы

Әлеге язманы әзерләргә алынгач, байтак кеше белән аралашырга туры килде. Кем белән генә сөйләшсәм дә, Тимергали Сәйфетдияров турында мактау сүзләре генә ишеттем. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә дә аны тырыш, эш сөючән хезмәткәр буларак хөрмәт итәләр. Әлеге оешмада ике дистә елдан артык эшли ул.

Тумышы белән Башкортостаннан булса да, Мөслимдә балачагыннан ук яши Тимергали Сәйфетдияров. Балачагы һәм яшьлеге башкаларныкыннан аерылмый: мәктәпне тәмамлаган, армия хезмәтендә булган, машина йөртүче белгечлеге алган. Дөрес, машина йөртүче булып бик аз эшли ул. “Коммунальный” оешмасына эшкә керә һәм 23 елдан артык шунда хезмәт куя Тимергали абый. 23 ел котельныйда оператор булып эшли. 
– Эшләгән чорда гадәттән тыш хәлләр булганы юк. Үзәктә урнашкан барлык административ биналарны, хастаханәне җылылык белән тәэмин итәбез. Күпме кешенең җылы, якты бинада эшләве үзе үк күңелдә бер горурлык хисе тудыра. Иң мөһиме – кышкы суыкларда җылылык бирү трассаларында һәм үзәк котельныйда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын. Моның өчен без ягулык сезоны тәмамлану белән алдагысына әзерләнә башлыйбыз: ремонт кирәк булган урыннарны карыйбыз, җиһазларны тикшереп, кирәкле төзекләндерү эшләрен башкарабыз, – ди ул. 
Оешма җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре Тимергали Сәйфетдияровны ярдәмчел, оста куллы булуы һәм төгәллеге өчен ихтирам итәләр. 
– Тимергали абыйга нинди генә эш кушсаң да, ул аны карусыз һәм вакытында башкарып чыга. Күпвакыт аңа, төп хезмәтеннән тыш, ашыгыч эшләр дә йөкләнә. Аңа кушылган эшнең вакытында һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкарылачагы көн кебек ачык. Өлкән кеше буларак, ул акыллы киңәшләре белән дә ярдәм итә, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Ирек Заһидуллин. 
Хезмәттәше Мирзаян Хуҗин Тимергали Сәйфетдияровны “барлык ир-егетләргә үрнәк кеше” дип бәяли: 
– Тимергали абый белән бергә эшләвемә чиксез бәхетле мин. Ул беркайчан да беркемгә дә “юк” дими. Үзен һәрвакыт яхшы формада тота, спорт белән дус, начар гадәтләрне белми. Кулыннан килмәгән эш юк. Шахмат һәм шашканы аның кебек яхшы уйнаучы юк бездә! Республикакүләм ярышларда катнашып, һәрвакыт беренче урынны гына ала ул. Аның турында сәгатьләр буе сөйләсәң дә, матур сыйфатларын санап бетереп булмас иде. Без, яшьләр, Тимергали абыйның без лаеклы ялга киткәнче безнең белән эшләвен телибез. 
Тормыш иптәше Энҗе апа белән олыгайгач кына гаилә корган Тимергали абый. 
– Бәхетемә тигән көмешем ул – Тимергали, – ди Энҗе апа. – Бик акыллы, тәртипле, сабыр һәм мәрхәмәтле. Кулыннан килмәгән эш юк аның. Бар җире җитеш дөньябызны да үз куллары белән ясады. Бөтен эшне үзе эшли ул. Кызыбыз Алсу өчен дә кадерле әти Тимергалием. Беркайчан кычкыра, орыша белмәде. Алсу югары уку йортында белем ала, һәр көнне, шалтыратып, хәлләребезне белешеп тора. Шалтыраткан саен иң элек: “Әтием ни хәлдә?” – дип сорый. Ике дистә елдан артык гомер итсәк тә, Тимергалинең бер генә начар ягын да күргәнем булмады. Ходайдан тигез картлык, сәламәтлек, гаиләбезнең киләчәктә дә мәхәббәтле булуын сорыйм. 
Менә шундый кеше ул Тимергали Сәйфетдияров! Аның кебек матур сыйфатларга ия чын ир-егетләр күбрәк булса, бәхетле гаиләләр, әти үрнәгендә тәрбияләнгән булдыклы егетләр, инсафлы кызлар да артыр иде. 
Фәридә 
Гайнетдинова. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X