Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Илкәйләр генә тыныч булсын!"

Бүген хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясендә, уллары булган гаиләләрдә, үзәк хастаханәдә көн кадагындагы мәсьәлә – армиягә язгы чакырылыш. Үзәк поликлиникада медицина тикшерүе үтеп йөрүче егетләргә кемдер сокланып карый, изге теләкләрен белдерә. Кайсылары, чиратларын бирергә теләмичә, ризасызлык белдереп, үз алдына сүзләп утыра. 

Әти-әниләр дә төрле фикердә: улларының вакытында солдатка барып кайтуларын теләүчеләр дә, укуы беткәнче алмасалар ярар иде, дип борчылучылар да бар. Улларының кайда, нинди хәрби частьта хезмәт итүенә дә битараф түгел алар. Армиядә тәртип бетеп, иң әзерлекле егетләрнең дә солдат хезмәтенә башка күзлектән караган вакытлар әле күптән түгел генә иде. Ул чакларда ата-ана баласын солдат хезмәтеннән калдыру әмәлен юллады. 
Инде егетләр дә, әти-әниләр дә тынычланып калды. Армия хезмәтеннән зарланып кайтучылар да, куркып калган әти-әниләр дә юк дәрәҗәсендә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да күңелгә шом салучы хәбәрләр сирәгәйде. Шулай да дөнья тыныч түгел: Россияне дошман күрүчеләр илебез чикләрендә көч туплый. Утны-суны кичкән, сугыш афәтен үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәрнең: “Илкәйләр генә тыныч булсын!” – дип, гел-гел кабатлап торулары нигезсез түгел. 
Язгы чакырылышта Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җиткергән план буенча 30 мөслимле хәрби хезмәткә алыначак. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга карата зур таләпләр куела: сәламәтлек категориясе югары, хәрби хезмәткә яраклы белгечлеге, физик һәм рухи яктан нык булу кирәк. Хәер, безнең районда булачак солдатларны тәрбияләү мәктәп эскәмиясеннән башлана. Моның өчен шартларның да елдан-ел яхшыра баруы уңай нәтиҗәләрен бирә. Күпчелек егетләрнең армиягә теләп китүе, солдат хезмәтен бөтен җаваплылыкны тоеп, физик ныклык, яхшы тәрбиялелек күрсәтеп башкарулары шуны раслый. Бу сүзләрне кешедән ишеткәннән яки гәҗиттән укыганнан чыгып кына язмыйм. Бик күп еллар егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү, армиягә озату, аларның хәрби хезмәт үтүләре белән кызыксынып тору, район шефлыгындагы хәрби частьта булу шундый фикер тудырды. 
ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карарын үтәү йөзеннән һәм район башлыгы Рамил Муллин белән 14258 санлы хәрби часть командиры, полковник В.М.Батурин арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районында урнашкан частьта булып кайттык. Райондашларыбыз күпләп хезмәт иткән частька район делегациясе белән бергә бертөркем әти-әниләр дә барды. 
Сәфәребез алдагыларыннан да җаваплырак иде. Районыбыз шефлык иткән хәрби часть белән җитәкчелек иткән командир лаеклы ялга китте. Яңасы белән әле бер дә очрашылмаган. Ул безне белми, без – аны. Килешүнең дә срогы чыгып килә. Күптән түгел генә әлеге часть командиры итеп билгеләнгән полковник Олег Данилец ачык йөзле (кыяфәтеннән үк чын хәрби булуы күренеп тора), җитез хәрәкәтле, игътибарлы, шул ук вакытта таләпчән икәне дә сизелә. Солдатларыбыз да аның бу сыйфатларын танырга өлгергән, аның белән очрашуның эшлекле булачагын әйтеп тынычландырганнар иде. 
Хәрби часть командирының хезмәт итүчеләр белән эшләү буенча урынбасары – подполковник С.Н. Крохмаль яңа командирны Мөслим һәм Сарман районнары белән дәвамлы хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләре белән таныштырды. Егетләрнең әзерлекле килүләрен, хәрби хезмәткә җаваплы карауларын билгеләп үтте. Татарстан хөкүмәтенең, район башлыкларының үз егетләрен даими кайгыртып торуларын барлык регионнарга үрнәк итеп куярлык дип бәяләде. Соңгы биш ел эчендә генә дә 100гә якын Мөслим егете бу частьта хезмәт итте. Без, үз чиратыбызда, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү юнәлешендә район җитәкчелегенең сәясәте, күргән чаралары белән таныштырдык. Олег Данилец, хезмәттәшлеккә югары бәя биреп, рәхмәтләрен җиткерде, үзара килешүнең озынайтылуын хуплавын, хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләрен тәэмин итүдә үзеннән кирәкле өлеш кертәчәген белдерде. 
Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары, подполковник Д.Гасанов, район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе рәисе урынбасары И.Яббаров, Сарман районы делегациясе әгъзалары һәм мин якташларыбыз белән очрашу тантанасы оештырдык. Безнең белән бергә килгән әти-әниләр дә зур теләк белән булыштылар. Райондаш егетләрне көн тәмамланганчы дип безнең янга җибәрсәләр дә, барысына да андый мөмкинлектән файдалану насыйп булмады. Әледән-әле командалар яңгырап тора, ә солдат булган кешегә аларны үтәү мәҗбүри. Кемдер нәрәткә китә, кемдер кайта. Егетләр арасында зарланучы юк. Хәрби хезмәт таләпләрен намус белән үтиләр, бер-берсе белән күз карашыннан ук аңлашалар, үзара бик җылы мөнәсәбәттә, командирларының аларга карата мактау сүзләре генә җиткерүе дә кәефебезне күтәрде. 
Әлбәттә, туган яктан килүчеләр егетләрнең күңелләренә хуш килде. “Бүген безгә зур бәйрәм булды”, – дип, рәхмәтләрен белдерделәр. Бүтән төбәкләрдән булган солдатлар да бәйрәм рухы кичерделәр, әти-әниләр татар халкының милли ризыкларын аларга да дип, мулдан алып килгәннәр. Санаулы сәгатьләр бик тиз үтеп китте, кайтыр юлга кузгалдык. Хәрби частьның контроль-үткәрү пунктында кизү торучы Мөслим егете Рәмис Ханов, честь биреп, безне озатып калды. Ә безнең күңелләрне хәрби частьта күргән-ишеткәннәрдән, егетләребезнең хезмәт итүеннән канәгатьлек, шатлык хисләре биләде. Юл уңаеннан Сергиев Посад һәм Мәскәү шәһәрләренең тарихи, истәлекле урыннарына ясаган экскурсияләр дә сәфәребезнең хәерле булуын расладылар. Солдат хезмәтен, хәрби хезмәт шартларын үз күзләре белән күргән әти-әниләр, уллары өчен сөенеп, алар белән горурланып кайттылар, шундый мөмкинлекләр тудырган район башлыгына, оештыручыларга рәхмәтле калдылар. 
Без дә изге теләктә: солдат хезмәтенә китүчеләргә хәерле юллар, Ватан алдындагы бурычларын үтәүдә уңышлар, озатып калучыларга шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, егетләрне куанып каршы алырга, горурланып яшәргә насыйп булсын! 

Рушат Солтанов, 
иҗтимагый 
совет рәисе. 
Илшат Яббаров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев