Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң шәп бизәлгән күпфатирлы йортка 3 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылачак

"Мөслим" идарәче компаниясе район үзәгендәге күпфатирлы йортлар арасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек буенча конкурс игълан итә.

Конкурс шарты буенча йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын, йорт фасадын, хәтта подъездларын бәйрәмчә бизәргә тиеш. Кар сыннары, балалар өчен тау шуу урыннары, бизәлгән чыршы, гирляндалар - болар барысы да исәпкә алыначак. Үз йорты тирәсендә чыршы урнаштырырга теләүчеләр "Мөслим" идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Конкурска йомгак 15 гыйнварда ясалачак. Иң мөһиме: беренче урынга - 3 мең, икенче урынга - 2 мең, 3 урынга - 1 мең сум акча биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X