Реклама
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “Тургай” фольклор ансамбле, Имбер Шәфыйков исемендәге “Моңлы курай” VII ачык республикакүләм курайчылар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы Язилә Кыямова I дәрәҗә лауреат исемен яулады (җитәкчесе – Рунар Шәяхмәтов). Вокал бүлеге укучысы Фәридә Баянова Яшел Үзән шәһәрендә узган “Синең тавыш” республика фестивалендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Фәридәнең җитәкчесе – Гүзәл Галиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз