Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр

Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.

– Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулы­гыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкы­гыз.

– Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булма­са, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

– Астма өянәге булганда куе кофе ярдәм итә.

– Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

– Әгәр яралансагыз, бер төймә стрепто­цитны төегез дә аңа берничә тамчы йод та­мызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз ал­дында төзәлер.

– Анар (гранат) согы эчегез. Ул кан тамыр­ларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, арте­рия басымын төшерә, канны чистарта, сал­кын тиюдән саклый.

– Бик нервылансагыз, бер стакан кайнар сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.

– Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев