Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшсезләр саны кимер кебек

Тиздән эшсезләр саны күзгә күренеп кимер кебек. Дәүләт эшсезләрне эшле итүгә ныклап тотынды.

2021нче елның 1 гыйнварын­а  мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән гражданнарны эшкә ур­наштырган оешма-предприятиеләр дәүләт ярдәме ала алачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау минис­трлыгы шул рәвешле эшсезләргә ярдәм итмәкче була. Бу ике як өчен дә файда­лы булачак: эш бирүчегә дә, эшкә урна­шучыга да. Эш бирүчегә субсидия соци­аль иминият фонды аша кайта. Шушы ук фонд эш бирүчене даими тикшереп торачак.

– Субсидия, район коэффициен­тына, иминият кертемнәренә һәм эшкә урнашкан гражданнар саны­на карап, өч минималь хезмәт хакы күләмен тәшкил итәчәк. Оешма бе­ренче түләүне эшсез кешене эшкә ал­ганнан соң – бер ай узгач, икенчесен – өч айдан соң, өченчесен алты ай үткәч алачак. Бүгенге көндә без про­граммага керү өчен районның оешма- предприятиеләре һәм агрофирма җитәкчеләре белән эш алып барабыз, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.

Бүгенге көндә үзәктә 59 кеше исәптә тора. Шуларның 27се – ир-ат, 32се – хатын-кыз. 25 кеше Мөслим авылын­да теркәлгән. 59 эшсезнең 14е – югары белемле, 25е урта һөнәри белемле бул­са, 19ы – урта белем белән исәпкә ба­скан райондашларыбыз. Үзәктә исәптә торган 20 кеше – пенсия алды яшендә.

– Эшсезләр арасында 9 классны гына тәмамлаган, ягъни төп гомуми белемле бер кыз да бар. Эшсезләрнең күбесе хезмәт урынында кыскартылуга дучар булып, эшләгән предприятиеләре ликвидацияләнеп исәпкә басарга мәҗбүр булган. Үзәктәге иң яшь эшсезгә – 24, иң өлкәненә – 61 яшь, – ди үзәкнең әйдәүче белгече Мөнирә Идиятуллина.

Үзәк җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов билгеләп үткәнчә, апрель азагы-май башларында “Вакансияләр ярминкәсе” уздырыла­чак. Елга ике тапкыр үткәрелүче әлеге чара вакытында теләге булганнарга эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Шунда ук эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңа белгечлек буен­ча эшкә әзерләү максатында бушлай консультацияләр дә оештырылачак.

Узган елның җәендә, пандемиягә бәйле, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны, кинәт артып, 160ка җиткән иде. Алар вакансия ярминкәләренең файдасы зур булуы турында әйтә.

– Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәте органнары­на “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталының шәхси кабинеты аша га­риза җибәрергә һәм эшсез граждан­нар өчен буш эш урыннары һәм вакант­лы вазыйфалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Мәшгульлек үзәге тиешле кан­дидатларны үзе сайлап бирә. Аларны эшкә урнаштырганнан соң бер ай уз­гач, эш бирүчегә, эшкә урнаштырган гражданнар турында мәгълүматларны күрсәтеп, гариза җибәрергә кирәк. Со­циаль гариза дәүләт мәгълүмат си­стемасы аша тапшырыла, – ди рай­он хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.

Сер түгел, эшлим дигән кешегә эш бар ул! Тик күпләрнең җылы кәнәфидә утырып, кәгазь эше белән генә мәшгуль буласы килә кебек. Физик көч таләп итүче эшләргә борын җыерып кына ка­рый кайберәүләр. Балалар бакчалары­на – тәрбиячеләр, мәктәпләргә – укы­тучылар, агрофирмаларга эшчеләр дә кирәк, югыйсә!

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев