Дымлама пешерә беләсеңме

Дымлама - үзбәк кухнясының традицион ризыгы. Үзбәкләр аны "демнәмә" дип тә йөртәләр. Аны әзерләү өчен газ плитәсе тирәсендә озак кайнашу кирәк түгел. Ник дисәң, барлык ингредиентларны беръюлы әзерләп саласың да, 1-1,5 сәгатькә ризык турында онытасың.
Дымлама өчен гадәттә сыер ите алына. Тавык һәм сарык итеннән дә бик тәмле була. Калын төпле кәстрүл (казан уңайлы) төбенә, бераз май салып, 1 килограмм итне турап саласың. Аның өстенә суган, кишер, аннары кәбестә, бәрәңге турап, катламлап тезеп барасың. Җәен бакчада булган кабачки, баклажан, помидор, болгар борычы кебек яшелчәләр дә салырга була. Һәр катлам өстенә тәменчә тоз сибеп барырга кирәк. Ризык шулпалы булсын, дисәң, 2 стакан чамасы су салып пешерергә мөмкин. Ләкин томалап пешерелгәнлектән яшелчәләрнең үз согы да җитәрлек чыга. Шунысы да бар: туралган яшелчәләр казан өслеге белән тигез булса да, курыкмаска кирәк. Пешкәндә алар шактый кимиләр.
Дымлама, кайнап чыкканнан соң, сүрән утта томалап, 1 сәгать чамасы пешерелә. Җәен чеби итеннән (сөяге белән салырга кирәк) тизрәк тә пешә әле. Әзер булыр алдыннан вак кына итеп туралган сарымсак (үзбәкләр сарымсакны әрчемичә генә ит арасына салып калдыра) һәм укроп, петрушка кебек тәмләткечләр салына. Табынга бирер алдыннан дымламаны болгатырга кирәк. Үзбәкләр гадәттә аны зур тәлинкәгә (ләгәнгә) салып чыгара. Бу очракта кәстрүлдәге дымламаны болгатып тормыйча, тәлинкәгә каплап төшерергә дә була.
7-8 порция өчен 1 кг ит, 3-4 баш суган, 2-3 кишер, 300 грамм кабачки, 1 баклажан, 2 помидор, 400 грамм кәбестә, 3 тырнак сарымсак алына.
Әлфинур Ногманова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 19:05Ак маңгай Көтүдән кайтмаган Ак маңгаен ике көн, ике төн эзләде Салих карт. Былтыр кысыр калгач, суярга дип җыенган иде дә, карчыгы рөхсәт итмәде. Бик яратты шул инде Галия үзенең мүкләккәен!7600
-
7 август 2022 - 17:25Татар тарихы, моңы, иҗади мирасы сагында Үткәндәге тарихи мизгелләрне барлап, җыйнап, гаилә музейлары булдыручылар арта бара. Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов, башкалар үрнәге белән дәртләнеп, яшәгән йорты янәшәсендә генә музей булдырган.10500
-
7 август 2022 - 15:05Мөслимдә нинди ис килә? Мөслимдә соңгы көннәрдә тәмсез ис таралды. Райондашларыбыз, канәгатьсезлек белдереп, социаль челтәрләргә дә язды. Чыннан да, нинди ис соң бу?31100
-
7 август 2022 - 13:30Пенсиягә алдан чыга аламмы? – Инвалид бала тәрбиялим. Аңа 8 яшь. Пенсиягә алдан чыгарга хокукым бармы?11400
-
7 август 2022 - 12:00Чияләр өлгергән чак Быел бакчаларда чия нык уңды. Кып-кызыл чияләр тәмам пешеп өлгерде. Хуҗабикәләр, гадәттә, аннан компот ясыйлар. Төрледән-төрле рецептлар белән кайнатмалар да әзерлиләр. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.24900
-
7 август 2022 - 10:39Офицер Владивостокка китә “Мөслим-информ” Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Солдатта булган диләр” фотоконкурс уздырган иде. Февраль дәвамында барган бәйгедә ун райондашыбыз катнашты. Шулар арасыннан Харрасовлар династиясе, иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Харрасовларда бүген – тантаналы көн! Оныклары Руслан, Казан танк училищесын тәмамлап, туган җиренә кайтты.19900
-
7 август 2022 - 09:10Тимерьюлчылар көне Россиядә тимерьюлчылар көне августның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.16700
-
6 август 2022 - 18:55Удобновка Удобновка авылы Мәллә елгасының уң кушылдыгында урнашкан. Мөслим авылыннан – 19 км ераклыкта. Удобновкага XIX гасырның беренче яртысында нигез салынган. Революциягә кадәр чыганакларда Удобная исеме белән искә алына.26200
-
6 август 2022 - 17:24Тарих эзләреннән. Совет цивилизациясе Бер генә көн эшләмәдек без анда. Безнең килгәнне дә, киткәнне дә тикшерүче булмый, әмма тырышып эшләп кайта идек. Мөслимдә яшәгән икән чын коммунарлар, Николай Островский токымнары. Мөслимлеләрнең колхоз-совхозларга ярдәм йөзеннән, бушлай эшләгән эшләре чутсыз булды.25200
-
5 август 2022 - 10:01Гаджетлар күзләрне нишләтә?
-
4 август 2022 - 13:34Стадион яңара
-
6 август 2022 - 09:00Батыр йөрәклеләр бәйрәмеЕл саен 2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.20200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5683502
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.571201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).470604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.429903
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.362701
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.308800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика