Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декларация тапшырырга соңга калма!

Керемнәргә салым буенча декларацияләр яшәү (теркәү) урыны буенча салым органына шәхсән яисә вәкил аша тапшырыла, почта яисә “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша җибәрелә.

1 гыйнвардан декларация кампаниясе башланды. 3 елдан да ким вакыт милекләре булып торган күчмә һәм күчемсез милек (2016нчы елның 1 гыйнварыннан соң милеккә алынган күчемсез милеккә карата – 5 ел), кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталындагы өлешләрне сатудан, фатир, бүлмә һәм башка милекне арендага бирүдән алынган керемнәрдән, бүләктән (бүләк итүче һәм бүләкне алучы гаилә әгъзалары һәм (яисә) якын туганнар булган очраклардан тыш), лотереядан отыш алучылар һ. б.; шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр 2019нчы елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча 2018нче ел өчен керем турында декларацияләрне тапшырырга бурычлы. 
Керемнәргә салым буенча декларацияләр яшәү (теркәү) урыны буенча салым органына шәхсән яисә вәкил аша тапшырыла, почта яисә “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша җибәрелә. “Декларация 2018” программасы мөстәкыйль рәвештә декларация тутырырга ярдәм итәчәк. Салым агенты тарафыннан салым тотылып калынмаган булса, НДФЛ декларациясен тапшыру кирәк түгел. Хәзер физик зат салымны салым турында белдерү кәгазе һәм квитанция алганнан соң түләячәк. Бу салымны отчет елыннан соң килгән елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Соңга калган очракта РФ Салым кодексының 119 маддәсе нигезендә штраф түләү каралган. 
2018нче ел өчен декларация буенча исәпләнгән физик затларның кеременә салым суммасы салым түләүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә 2019нчы елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. 
Дәвалануга, укуга, хәйриячелек максатларында, яңа төзелеш яисә Россия Федерациясе территориясендә торак йорт яисә фатир алуга булган чыгымнар белән бәйле рәвештә социаль яисә милек салым вычеты алу өчен декларацияне 30 апрельдән соң да тапшырырга мөмкин. 
Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәгенең бушлай телефоны 8-800-222-22-22. 
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев