Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Галимәрдәннең күз алдына ач утырган, кечкенә генә ябык гәүдәле балалар килеп басты. Ул күңеленнән, кибет хуҗасы булган өлкән агасы нәрсә әйтер микән дип, шикләнеп кенә киштәдәге бурычлар кенәгәсен кулына алды. Тик озак эшләргә туры килмәде аңа. Авылдашларының бурычка алып торулары, көннән-көн күбәйде. Ахыр чиктә, агасы: “Юк, энекәш, чыкмый синнән приказчик”, – дип, бу эштән азат итте. 

(Дәвамы). 
Картның яшьле күзләрен күргәч, Галимәрдәннең дә күңел яралары яңарды. Галимәрдән, ике кулын күтәреп, дога кылды. Малайның шулай карчыгы рухына багышлап дога кылуыннан күңеле булган Садыйк карт: 
– Бәрәкалла, углым! Атаңа охшап гакыллы бала булгансың син, рәхмәт төшкере! Күңелләрем бушап калды, – диде. 
Садыйк карт: “Менә бит, яхшы булды. И-и кара әле, Хантимернең өченче углы да нинди күркәм егет булып үсеп килә”, – дип, сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде. 
– Йомышың булмаса да кереп йөр, Садыйк абзый! 
Авылда төрлесе бар иде: җитеш тормыш белән яшәүчеләр дә, очын-очка ялгап көн күрүчеләр дә. Менә бер көнне сәләмә генә киенгән бер хатын керде. Кыенсынып кына сәлам бирде дә, агач кисмәктәге онга карап, нидер исәпләгән кебек бик озак торды. 
– Кара әле, энем... Бурычка бер-ике кадак кына он биреп тормассың микән? Балаларыма ашатырга бер нәрсәм дә калмады... Аллаһ боерган булса, киләсе айга түләрбез. 

Бик еш исенә төшерә малай әтисен. Бу авыр минутларда да Хантимернең әйткән сүзләре күңел түреннән кайтаваз булып яңгырады: “Без – тимер җыеннары, улым, бирешә торганнардан түгел!” Әтисе сөйләгәннәрдән, бик борынгы заманнарда Тимер исемле хан булган. Бик тә көчле һәм гакыллы булган ул хан. Имеш, Хантимернең дә тамырлары шул ханга барып тоташа. 
Малай көн дә каерылып-каерылып, әнкәсе киткән олы юлга карады. Аның кире кайтуын зарыгып көтте. Тик белсә иде Галимәрдән ул чакларда ана йөрәгендә нинди ут янганын. Мәгъсумәнең күңеленнән балалары бер дә чыкмады. Аларның һәрберсен аерым-аерым күз алдыннан кичерде. Нишлиләр икән алар хәзерге минутларда, әнкәләрен сагынып боегалар микән? Рәнҗиләрдер инде әнкәләренә. Ул хәтерен югалткан бер бичара кебек, беркем белән дә сөйләшмәде, үз уйларына чумып йөрде. Җае чыккан саен, Мөслимгә барып, балаларын күреп килү ягын карады. Ир хатынының үзенә булган салкын карашына түзмәде. “Кулыңнан бер эш тә килми, әрәмтамак! Олак Мөслимеңә!” – дип, талак әйтеп, беркөн куып чыгарды. 
Мәгъсумә балалары янына кайтуына бик сөенде. Йортка ямь керде. Кызлары, бер дә артыннан калмый, тагылып йөрделәр. Мөсәвәрә: 
– Әнием, син бүтән беркайчан да китмисеңме? – дип сорады. 
– Юк, кызым! Беркайчан да сезне ташлап китмәм! – дип, Мәгъсумә кызларын күкрәгенә кысты. 
...Бер-бер артлы еллар үтте. Әле олыгайса да, чибәрлеген җуймаган күркәм холыклы Мәгъсумәгә яучылар килүдән туктамады. Әмма ул барысын да кире кагып барды. Өлкән угыллары Хөснимәрдән белән Гайнетдин бер-бер артлы өйләнделәр. Йортлар салып, башка чыктылар. Галимәрдән дә күптән инде өйләнерлек егет. Ләкин бу хакта сүз чыкса, сүзне икенче якка борып җибәрә. Гәүдәгә әтисе кебек төз, ныклы булса, әнисеннән куе керфекле коңгырт күзләр, тулып торган җыйнак иреннәр, чокырлы ияк алган. Галимәрдән яшь кызларның тәмле йокыларын качырырлык дәрәҗәдә чибәр иде. Атасы кебек матур холык-фигыльле, йомшак күңелле, тәмле телле булды Галимәрдән. Кешеләргә карата бик тә итагатьле, сөйләме үзгә матур, төзек булганга, авыл халкы, яратып, “Төче Галимәрдән” кушаматы такты. Егет, балта остасы буларак, тирә-юньдәге авылларда да дан казанды. Энесе Таҗетдинне үзе белән ияртеп, эшкә өйрәтте. Үзгә булды Галимәрдән. Чордашлары кичке уенда, аулак өйләрдә күңел ачканда, Галимәрдән сукыр лампа яктысында калын-калын китаплар укыды. Булган белеменнән разый булмыйча, Минзәлә мәдрәсәсенә барып укып та йөрде. 
Бервакыт Мәгъсумә, җитеп килгән кызлары Мөнәвәрә белән Мөсәвәрәне ияртеп, ярминкәгә чыкты. Балаларның өс-башларын бөтәйтәсе бар. Җыелган бирнәләренә җитешмәгән әйберләрне алып өстәргә кирәк. Арбалар, әрҗәләр арасыннан йөргән чакта, күңеленең бер аңлатып булмый торган ягы белән, кемнеңдер көйдергеч карашын сизде ул. Мәгъсумә, энҗе калфагы өстеннән япкан яулыгы белән йөзен каплабрак, караш иясенә күтәрелеп карады. Ул үз күзләренә ышанмыйча, тораташ катты да калды. Аның каршында Хантимер тора иде! Шул ук нур чәчеп торган зәңгәр күзләр, пөхтә итеп алынган саргылт сакал-мыек, төз гәүдә. Тик бераз олыгайган гына. Юк, бу адәм таныш түгел. Мәгъсумәдән күзен дә алмый, елмаеп торган ир затының Хантимернеке кебек бит урталары, йөзенә тагын да сөйкемлелек өстәп, чокыраеп керми. Юк, юк, нишләп Хантимергә охшасын. Тик чеметем генә, бәлки... Мәгъсумә кызларын җитәкләде дә, кинәт бөтенләй икенче якка борылып, китеп барды. 
Шулай беркөнне Галимәрдән басудан кайтып килгәндә, үзләренең капка төбендә атын тугарып торган адәмне күреп, имәнеп китте. Бу таныш түгел адәм, ерактан тач аның атасына тарткан иде. Галимәрдән атын тыеп, әкренәйтте. Танырга теләп, ир-атны баштанаяк күзәтте. “Әллә әткәйнең без белмәгән берәр туганымы?” – дип уйлады. Теге кеше Галимәрдәнгә карап елмайды. Ат өстеннән сикереп төшкән яшь егеткә ике кулын сузып күреште дә: 
– Мин Дусай авылыннан Арыслан булам. Сезгә бик зур үтенеч белән килдем. 
– Әйдә, абзый, өйгә уз. Чәй артында сөйләшербез! 
Кунак кыенсынып кына өйгә атлады. Улына ияреп кергән чит ир-атны күреп, Мәгъсумә аптырап китте. Теге көнне ярминкәдә күргән ир затын шунда ук танып алды. Ул, яулык чите белән йөзен каплап, сәлам кайтарды. 
– Улым, утырт кунакны, хәзер аш алып чыгам. 
Аштан соң кагы-төше белән чәй чыгарды Мәгъсумә. Чәйдән соң дога кылгач, кунак Галимәрдәнгә дәште: 
– Мөмкин булса, әниеңне чакырып кертмәссеңме? 
Галимәрдән әнкәсен түргә чакырды. 
Атасына охшаган абзый, учы белән сакал мыегын сыпырып, фикерен җыеп торды да сүз башлады: 
– Дусайдан Арыслан атлы кеше булам. Өч ел элек хәләл җефетем бакыйга күчте... Унбиш яшьлек угылым ятим калды. – Бу урында ирнең тавышы калтырап китте. – Йорт хуҗалыгым ныклы, мал-туарым да бар, эштән курыкмыйм. Гүр иясе булган ирең турында яхшы сүзләр ишетергә туры килде. Әгәр дә ки, мине тиң күрсәң, бергә тормыш корып җибәрсәк, икебезгә дә олыгайган көндә җиңелрәк булмасмы, дип килүем, – дип, сораулы-ялварулы карашын әле Мәгъсумәгә, әле Галимәрдәнгә төбәде. 
– Минем дә әле башлы-күзле булмаган ике угылым, ике кызым бар. Мин аларны ташлап китмим, ачуланма, Арыслан, – диде Мәгъсумә. 
– Соң, мин дә бит ташлап китәргә кушмыйм. Бергә-бергә башлы-күзле итәрбез, Аллаһ боерса! Балаларны да алып китәрбез. 
Мәгъсумә улына карады. Сабыр гына тыңлап утырган Галимәрдән: 
– Мин балигъ булган, үз көнемне үзем дә күрә алам. Әнкәй, син үзеңә кара инде, – диде. Ул бу кешегә каршы килерлек бернәрсә дә күрмәде. Киресенчә, Арысланның сүз йөреше матур ишетелде, күз карашы тугры күренде. 
– Киңәшләшми торган эш түгел, – диде Мәгъсумә. – Минем туган-тумачам белән дә киңәшләшәсем бар. 
– Дөрес әйтәсең, Мәгъсумә. Мин күпме тиеш булса, шуның хәтле көтәрмен ризалыгыңны. 
(Дәвамы бар).(Дәвамы. Башы 23, 25 саннарда). 

(Дәвамы бар).

Йолдыз Зәкиева. 
Мөслим. 
Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: