Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыңлады соңгы кыңгырау

Мөслим районында 11 сыйныфны – 70 бала, 9 классны 223 укучы тәмамлады. Мөслим мәктәпләрендә узган бәйрәм тантаналарында район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме, уку елы тәмамланып, каникуллар башлануын искәртә. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу мәктәп белән саубуллашу, классташлар белән аерылышу да. 9 сыйныф укучыларының күпчелеге укуын дәвам итә, ә унберләр олы тормышка аяк баса. Бәйрәмнең төп геройлары да – алар! 
Мөслим лицеен тәмамлаучылар тантанага самокатларда керде. Егет-кызлар, балачаклары белән саубуллашып, шарлар очырды. Аннан үзләре белән таныштыра башладылар: кайсы нәрсәгә сәләтле. “Акыллылар, затлы-зәвыклылар, матурлар”, – диде алар турында сыйныф җитәкчеләре Лилия Нуриева. Лилия Ленаровна шундый балалар үстергәннәре һәм һәр эштә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде, укучыларга ак юллар теләде. 1 сыйныф укучылары өлкән апа-абыйларына тормышта җиңелрәк булсын өчен “лицей суы” һәм “лицей һавасы” тутырылган шарлар бүләк итте. 
9 сыйныфны лицейда 41 бала тәмамлый. Тантанада аларга да сүз бирелде. Бәйрәмдә төрле фән бәйгеләрендә, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. Соңыннан, традиция буенча, унберләр әти-әниләре белән вальс әйләнде һәм алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. 
– Бу көн безнең өчен чын мәгънәсендә шатлыклы да, моңсу да, – ди Марат Гатауллин. – Имтиханнарны исән-сау тапшырып, үзебез сайлаган һөнәрләрне үзләштерергә язсын! Еллар үткәч тә, классташлар белән исән-сау күрешергә насыйп булсын! 
Шундый бәйрәм тантаналары 25 май көнне районыбызның 21 мәктәбендә үтте. Ә 29 майдан бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, хыялларының тормышка ашуын телибез. 
Римма Афзалова. 
Динар Хәбибуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев