Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чаңгы юлы - 2015" бәйгесендә 800дән артык райондашыбыз катнашты

7 февраль көнне "Чаңгы юлы - 2015" бәйгесе үтте. Әлеге чарада чаңгы шуарга яратучы 800 райондашыбыз катнашты. Спорт бәйрәмендә чаңгы шуудан кала канат тарту, пневматик мылтыктан ату кебек уеннар оештырылды. Җиңүчеләр 9 номинациядә билгеләнде.

Бәйгедә иң өлкән катнашучы исемен Баланлы авыл җирлегеннән 75 яшьлек Фәһим Галяев алды. Иң яшь катнашучы булып Минзәлә районыннан килгән 9 яшьлек Ризәлә Камалова танылды. Мистер чаңгы юлы исеменә аграр көллият директоры Рамил Абдуллин лаек булды. Мисс чаңгы юлы исемен Саклык банкының Мөслимдәге өстәмә офисы җитәкчесе Мәдинә Зырина алды. Иң актив җитәкче исеме район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бадретдиновка бирелде. Иң актив оешма булып "Туган як" агрофирмасы табылды. Иң актив гаилә исеменә Олы Чакмак аыыл җирлегеннән Гариповлар гаиләсе лаек булды. Җиңүгә омтылу номинациясендә Сарман районыннан Шамил Солтанов, Иң актив мәктәп номинациясендә Мөслим лицее бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев