9 февраль 2015 яңалыклары
-
МТВ 07.02.2015
-
Игенчелеләр ФАПлы булды
Игенче авылында фельдшер-акушерлык пункты вазыйфасын озак еллар элеккеге контор бинасы үтәп килде. Дәүләт программасы нигезендә яңа модульле ФАП төзелә дигәч авыл халкыннан да ныграк сөенүче булмагандыр. "Азнакай нефтемаш" ҖЧҖ төзегән пункт узган җомгада кулланылышка тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
-
"Чаңгы юлы - 2015" бәйгесендә 800дән артык райондашыбыз катнашты
7 февраль көнне "Чаңгы юлы - 2015" бәйгесе үтте. Әлеге чарада чаңгы шуарга яратучы 800 райондашыбыз катнашты. Спорт бәйрәмендә чаңгы шуудан кала канат тарту, пневматик мылтыктан ату кебек уеннар оештырылды. Җиңүчеләр 9 номинациядә билгеләнде.