Мөслим-информ

Бәйрәм уңаеннан

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә булды.

Коткаручы көне, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгы, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 еллыгы уңаеннан Кр.Шуран һәм Метрәй авылында гомер итүче гаиләләргә ут сүндерү һәм янгын турында хәбәр итү җайланмалары тапшырылды. Әлеге бүләкләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсеннән кайтты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: