Реклама
Билгеле булганча, Мөслимдә чисталык икеайлыгы игълан ителде. Аның кысаларында һәр атнаның җомга-шимбә көннәрендә оешма-предприятиеләр үз территориясен тәртипкә сала.
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты, шәхси һәм күпфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, шулай ук өмәләр оештырырга чакыра. Бигрәк тә бүген илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бәйрәм алдыннан җирлегебезне һәркем матур итеп күрергә тели.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз