6 апрель 2015 яңалыклары
-
Поздравления 1.04.2015
-
Бәйрәм алдыннан җирлегебезне һәркем матур итеп күрергә тели
Билгеле булганча, Мөслимдә чисталык икеайлыгы игълан ителде. Аның кысаларында һәр атнаның җомга-шимбә көннәрендә оешма-предприятиеләр үз территориясен тәртипкә сала.
-
90 яшьлек Энҗе апа Ханнанова район җитәкчелегенең тәбрикләвен кабул итте
Җирлегебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 6 апрель көнне район җитәкчелеге район картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче тыл ветераны Энҗе Ханнанованы юбилее белән тәбрикләде.
-
Март аенда 23 сабый дөньяга килгән
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә март аенда 23 бала беренче авазын салган. Шуларның 10сы - малай, 13е - кыз бала. 24 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 26 пар язылышкан, 12 гаилә таркалган.