Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боз сарае да булыр әле 

“Яшьлек” спорткомплексында воркаут зоналы спорт паркы ачылды.

Авыл халкы түләүле фитнес-клублар һәм тренажер залларына ияләнмәгән. Ә менә спорт белән саф һавада шөгыльләнү – аның өчен. Мондый спорт мәйданчыклары Мөслимдә дә бар инде. Аларның саны арта бара. Алай гына да түгел: “Яшьлек” спорткомплексы биләмәсендә тулы бер спорт паркына нигез салынды. Узган атнада пәнҗешәмбе көнне аның беренче чиратын ачу тантанасы үтте. Чара Мөслим авылының 300 еллык юбилеена багышланды. Бу көнне биредә “Татарстан кроссы” да узды.
Район башлыгы Рамил Муллин, төзүчеләр һәм спорт бәйрәменә килүчеләр яңа төзелгән парк буйлап үттеләр. Спорт җиһазлары урнаштырылган мәйданчыклардан тыш, монда гаилә белән ял итү өчен дә урыннар каралган. Балалар өчен мәйданчыклар, утыргычлар, мәйданчыкларны тоташтыручы сукмаклар, яктырткычлар, чүп савытлары –  барысы да заманча матур итеп, бер стильдә башкарылган. 
Воркаут зоналарында (урамдагы спорт мәйданчыклары, аларда шөгыльләнү бушлай) турник, брус, боҗра, канат һәм башка инвентарь бар. Экскурсия барышында район башлыгы турникка таба борылды һәм җиңел генә 25 тапкыр күтәрелде. Эстафетаны гимназия директоры Азат Мирзаянов кабул итеп алды. Кызганыч, әллә көн салкынрак булу сәбәпле, әллә спорт паркы буйлап экскурсия чараның беренче өлеше генә булу сәбәпле, Азат Мирзаяновтан соң физик әзерлеген күрсәтергә теләүче табылмады. 
Спорт бәйрәменә килүчеләрне сәламләп,  Рамил Муллин: 
– Президентыбызның бүләге булган паркның икенче чираты да эшләнәчәк, киләчәктә Боз сарае да булачак дип өметләнәбез, – дип сөендерде һәм төзүчеләргә, паркта агачлар утыртуга, аны төзекләндерүгә өлеш керткән коллективларга рәхмәтен җиткерде. 
Район башлыгы бер төркем хезмәткәрләргә бәйрәм уңаеннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров “Татарстан кроссы”нда катнашу тәртибен аңлатты. 
– Быел кроссны үзенчәлекле оештырдык. Унике стартта 30 оешма вәкиле Мөслим авылына 300 ел тулу уңаеннан 300 метр ара йөгерәчәк, – диде спорт һәм яшьләр лидеры.
Һәр коллектив башында торган җитәкче Мөслим районы байрагын тотып барды. Беренче булып стартка район башлыгы Рамил Муллин командасы басты. Аның артыннан спорт мәктәбе кузгалды һәм чара ахыргача шулай дәвам итте.   
Спорт бәйрәмендә авыл җирлекләре командалары да, аерым кешеләр дә катнашты. Һәръелдагыча, йөгерү бәйрәменнән районыбызның иң өлкән спортчыларының берсе – 1 сентябрьдә 82 яшен тутырган Фәһем Галәев тә читтә калмады. 
– 47 яшемнән бирле йөгерәм. Бер көн дә калдырганым юк. Яшәвем белән йөгерүгә бурычлымын, дип саныйм, – диде ул. 
Дистанциядән төшеп калучылар булмады. Финишка килүчеләрнең кәефләре күтәренке иде. Төркем башында йөгергән җитәкчеләр сәламәт яшәү рәвешен алып баруда үрнәк күрсәтте. 
Йөгерү терәк-хәрәкәт аппаратына уңай йогынты ясый, нерв киеренкелегеннән арынырга ярдәм итә, иммунитетны арттыра, диләр табиблар. Бүгенге шартларда соңгысы аеруча мөһим. Йөгерү, спорт белән шөгыльләнү көндәлек шөгылебез булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев