Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– Көз иртә килсә дә, бакча эшләре һаман дәвам итә әле. Табак-табак яшел помидорны нишләтергә белгән юк! Язын, утыртканда, әз кебек, әле җәен дә помидорлар үскәнче уңыш булмас кебек тоела, көз җиткәч, кая куярга белми интегәбез.

Хәлимә Гәрәева,
Мөслим:
– Көз иртә килсә дә, бакча эшләре һаман дәвам итә әле. Табак-табак яшел помидорны нишләтергә белгән юк! Язын, утыртканда, әз кебек, әле җәен дә помидорлар үскәнче уңыш булмас кебек тоела, көз җиткәч, кая куярга белми интегәбез. Помидорны тозладым, салатлар, кетчуп-аджика ясадым, сок чыгардым. Әле бу помидордан гына бит! Ашаучы да юк инде аны, югыйсә. Әрәм булмасын дип, һаман ни дә булса ясарга тырышабыз. Ел саен көзге чорда: “Киләсе язга бу кадәр утыртмыйм”, – дип антлар эчәбез. Язын, биргән вәгъдәне онытып, җир буш тормасын дип, тагын күпләп утыртыла. Кишер-чөгендер алынмаган әле, аны кертәсе, базга саласы булачак. Чәчәкләрне кырау сукты инде, йолкып түгәсе бар. Көздән җирне казырга, парниклар әзерләргә кирәк. Сарымсак утыртылмаган әле! О-о, эш күп әле монда! Авылда эшнең мәңге бетәсе юк! Ярар, исәнлек кирәк! Табигать биргән байлыкның рәхәтен күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев