Мөслим-информ

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең XXVl конференциясе үтте

Көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Җирле бүлекнең эшчәнлеге һәм контроль-хисап комиссиясе эше буенча чыгышлар тыңланды.

Конференциядә җирле бүлекнең сәяси советы секретаре, аның членнары, контроль-хисап комиссиясе членнары сайланды. Яшерен тавыш бирү юлы белән Мөслим җирле бүлеге сәяси советы секретаре итеп, Рамил Муллин сайланды. Шулай ук, контроль-ревизия комиссиясе Нигезләмәсе расланды. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVl конференциясенә делегатлар итеп Илшат Яббаров һәм Альберт Хуҗин сайланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: