Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем алу өчен хәрәкәт кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз – Рөстәм Миңнеханов

Мөслимдә район һәм шәһәр башлыкларына мәгариф идарәләре өчен мәктәп автобуслары тапшырылды, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды.
Район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды.
Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
"Бик матур көн. Мөслимлеләр бүгенге тантанага бик яхшы әзерләнгән. Районда яшәеш, уку оештыру, эш буенча да зур үзгәрешләр", - дип, Рөстәм Миңнеханов Мөслим халкын алкышларга тәкъдим итте.
"Мөслим - безнең традицион авыл хуҗалыгы районы. Җитәкчесе һәм аның командасы инициативасы, халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә без мактауга лаек үзгәрешләр күрәбез. Монда килгән саен, үзгәрешләр күзгә күренә. Көнкүреш, дизайн эшләнмәләр шәһәрдән ким түгел. Хәтта Илсур Рәисович та югары бәя бирде, монда күченергә сорады. Мин: "Илсур, Казанда эш күп, анда эшләргә кирәк", - дип әйттем", - дип шаяртып алды Президент.
Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
"Иң мөһиме - мәгариф. Монда мәгариф мәсьәләләренә, бизнесның мәгариф системасы белән элемтәсенә, мәктәпләр, ресурс үзәкләре торышына бик четерекле карыйлар. Иҗтимагый киңлекләр программасы торак пунткларның кыяфәтен үзгәртә. Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш. Әмма белем алу өчен әле хәрәкәт итү кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул быел 17,5 мең ноутбук тапшырылганын, тагын 11 меңне бирәсе калганын билгеләп узды.
Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов белем һәм тәрбия өлкәсендәге проектлар күргәзмәсе белән дә танышты.
Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
Әлеге чарадан соң "Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре" темасына пленар утырыш ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X