Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә рекордлы уңыш елы

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Мөслимдә узган республика конференциясенең йомгаклау киңәшмәсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ. б. лар килде. Кунаклар район белән танышуны "Туган як" агрофирмасының арыш басуыннан башлады.

Биредә район авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында кулланылучы яңа техникалардан, басуларда игелүче культуралардан күргәзмә оештырылган иде.

- Быел Мөслимдә зур үзгәреш көтәбез. Берничә ел элек булган проблемалар инде кимегән. Басулардан күренгәнчә, Мөслимдә рекордлы икмәк елы булыр дип исәплибез, чөнки кайбер басулар 40 ар цетнердан артык уңыш бирә. Без мөслимлеләр быел икмәк җитештерү мәсьәләсендә республикада үзенең саллы сүзен әйтер, дип ышанабыз, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Район башлыгы Рамил Муллин районда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең торышы һәм урак барышы белән таныштырды.

- Урып-җыю өчен һава торышы матур тора. Шуңа күрә дә оешкан төстә игеннәрне җыеп алу кирәк. Быел Мөслим кырларында чыннан да икмәк мул күренә. Димәк, югары уңыш алу өчен тулы ышаныч бар. Авыр хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек телим, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X