Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Банкет"ны дәвам итәргә акча җитмәгәч, шешәдәшләре бер мөслимленең пычкысын урлаган

3 июльнән 10 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 40 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 12гә кимрәк. Бер караклык очрагына аерым тукталасы килә.

Район үзәгендә яшәүченең хуҗалыгыннан электр пычкысы урлыйлар. Тикшерү-оператив төркеме урынга чыккач, хуҗа кешенең мунчада танышлары белән исерткеч эчемлекләр эчүе ачыклана. Кәеф-сафа кору тәмамлангач, хуҗа шешәдәшләрен озата да үз мәшәкатьләре белән өйдән чыгып китә. Шуны гына көтеп торган "дуслары", кире мунчага кереп, бая күзләре төшкән электр пычкысын алып чыгып китәләр һәм аны саталар. Шул акчага "банкет"ны дәвам итү өчен спиртлы эчемлек һәм кабымлык юнәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев