Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлыда "Безнең авыл гүзәле" бәйгесе узган

Баланлы авыл җирлегендә халыкның буш вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатында төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Шунысы игътибарга лаек: аларда җирлек халкы бик теләп катнаша һәм үзара ярыша, көч сынаша. Ә инде үзең катнашкан чара кызыклырак та, истә калырлык та була, дип хәбәр итә безгә Баланлы авыл җирлеге башлыгы...

Күптән түгел генә Баланлы авылы клубында "Безнең авыл гүзәле" исемле бәйге уздырдык. Анда Диләрә Гайсина, Диләрә Сухова, Фәния Хафизова, Гөлшат Якупова, Җәмилә Мөхәммәтшина тапкырлыкта, уңганлыкта, сәхнә осталыгында көч сынашты. Хезмәт коллективларыннан, гаиләләрдән килгән яклаучылар төркемнәре бәйгегә ямь бирде, ялкын өстәде. Барлык чыгышлар да тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Конкурсантларга "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең районыбыздагы рәисе Эльвира Гәрәева һәм шәхси эшмәкәр Мәхмүт Баһаветдинов ярдәме белән алынган призлар тапшырдык, дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X