Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильне алып киткән

Район прокуратурасы 34 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 166 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау максаты булмыйча, автомобиль яисә башка транспорт чарасына законга каршы килеп ия булу) гаепле дип тапты. 
Судта билгеләнгәнчә, элек тә аңлы рәвештә җинаять кылган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек ир-ат Мөслим авылы кешесенең машинасын алып киткән. Максаты – өенә кайтып җитәсе килгән. Бу хәл 2019нчы елның 22 декабрендә 2 сәгать 30 минут тирәсендә булган. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд, алдагы хөкем ителүләрен исәпкә алып, аңа җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтү белән 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары үз көченә керде. 

Район прокуратурасы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев