Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аның кулында - кеше гомере

Радик Төхвәтулин район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Киров дәүләт медицина академиясен тәмамлагач, Радик Мөслим районына эшкә кайта. "Ышанычлы, намуслы егет. Без аның төгәллелегенә, эшчәнлегенә һәм сабырлыгына сокланабыз. Кирәк булса, акыллы киңәшен дә бирә, ипле генә итеп ялгышыңны да төзәтә. Радик Рафисович яшьләрнең күбесенә үрнәк итеп куярлык",...

Радик Төхвәтулин район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Киров дәүләт медицина академиясен тәмамлагач, Радик Мөслим районына эшкә кайта. "Ышанычлы, намуслы егет. Без аның төгәллелегенә, эшчәнлегенә һәм сабырлыгына сокланабыз. Кирәк булса, акыллы киңәшен дә бирә, ипле генә итеп ялгышыңны да төзәтә. Радик Рафисович яшьләрнең күбесенә үрнәк итеп куярлык", - ди аның турында баш табиб Рәшит Гыйләҗев.

"Мөслимгә кайткач, бер мәлгә каушап калдым. Шулай да эш тәҗрибәсе булган хезмәттәшләрем ярдәме белән эшкә җиңел генә кереп киттем. Грамоталы, үз һөнәрләренең остасы булган табиблар белән эшләү минем кебек яшь табиблар өчен үзенә күрә бер академия булып тора. Алар - чын хезмәт кешеләре, камиллеккә ирешкән осталар,"- ди Р. Төхвәтулин.

Яшь табиб йөзләгән операцияләрдә катнашкан. Башкалар өйләренә ашыкканда да анестезиолог-реаниматологның эш көне әле тәмамланмый. Авырулары көчәеп китүчеләр, өянәкләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. Аның кулында - кеше гомерләре.

"Характерың ныклы булу гына аз, әле тагын салкын канлылык, физик яктан чыдамлык, тиз арада анык фикергә килү, команда составында эшли белү кебек сыйфатлар булу мөһим. Сәгатьләр дәвамында операция өстәле янында басып торырга сәламәтлек тә кирәк. Коллегабыз һөнәрен бар күңелен биреп башкара", - ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Морзаханов. Р.Төхфәтулин сайлаган һөнәр зур җаваплылык, игътибарлылык һәм намуслылык таләп итә. Көтелмәгән хәлләргә һәрдаим әзер булырга кирәклекне аңлап эшләгәндә генә Гиппократ антына тугры булып калырга мөмкин.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев