15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Аның кулында - кеше гомере
Радик Төхвәтулин район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Киров дәүләт медицина академиясен тәмамлагач, Радик Мөслим районына эшкә кайта. "Ышанычлы, намуслы егет. Без аның төгәллелегенә, эшчәнлегенә һәм сабырлыгына сокланабыз. Кирәк булса, акыллы киңәшен дә бирә, ипле генә итеп ялгышыңны да төзәтә. Радик Рафисович яшьләрнең күбесенә үрнәк итеп куярлык",...
-
Наталья Фишман эш визиты белән Мөслимдә
14 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман безнең районда эш визиты белән булды. Президент ярдәмчесе район Башлыгы Рамиль Муллин белән берлектә Пушкин скверын, сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексын, булачак "Хафизов" паркын, үзәк Пушкин урамын йөреп чыктылар һәм "Туган як" музеен, үзәк библиотеканы,...
-
Ветераныбыз Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы бүген юбилеен билгеләп үтә
Баек авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны туган көне белән котларга Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килделәр. Гыйндулла Сәхиповка РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район хакимиятенең күчтәнәч пакетлары тапшырылды.
-
Машинаңны парковкага куй яки штраф 2000 сум
Бүген район үзәгенең күпчелек күпфатирлы йортлары ишегалдында парковкалар ясалды. Бу уңайлык, беренчедән, йортларның тирә-юнен тәртипкә китерү, икенчедән, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән булдырылды.
-
Үзәк хастаханә янында парковка булдырыла
Бүген район башлыгы Рамил Муллин үзәк хастаханәдәге барган ремонт белән танышты. Хастаханә белән "Пятерочка" кибете арасында булачак парковка урынына бүгенге көндә асфальт җәелә.
-
МТВ 14.10.2015
-
Мөслимдә премьера
Кичә район мәдәният йортында Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәчкләр" кинофильмның премьерасы булды. Премьераны 15:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә күрсәттеләр. Концерт залында бер буш урында юк иде. Кинофильм беткәннән соң халык озак кына таралышмыйча фильмнан алган тәэсирләре, хисләре белән уртаклаштылар.