Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта – кунакта

“Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп” дигән бер акыл иясе. Шушы сүзләрне девиз итеп, без, укытучылар, белмәгәннәребезне өйрәнү, белгәннәребезне башкаларга өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашу максатында семинарларда катнашабыз. Аның чираттагысы Актанышның 2нче санлы урта мәктәбендә узды. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча махсуслашкан әлеге мәктәптә барлыгы 757 укучы белем ала. 15 класс-комплектны, ягъни яртысын башлангыч класслар алып тора.

Регионара семинарда Башкортостанның – Илеш, Чакмагыш, Татарстанның Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән педагоглар катнашты. Анда “Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологиясен куллану” темасы буенча ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде, чыгышлар тыңланды. 
Мин үзем әлеге мәктәпнең югары квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөльяр Гыйльфанова уздырган туган тел дәресендә катнаштым. Ул 4 класс укучылары белән “Капма-каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар” дигән темага дәрес күрсәтте. Дәрес ФДББС таләпләренә туры китерелеп оештырылган иде. Укытучы күп алымнар кулланып эшли, системалы эшләве күренә. Шулай ук креатив фикерләү сәләтен үстерү максатында “Без – актерлар!”, “Син киресен эшлә!” кебек уеннар кулланды. Дәрес бик уңышлы килеп чыкты. 
Зинаида Нәбиева күрсәткән мастер-класста “Синквейн” ысулы белән шигырь язарга өйрәндек. Әлеге ысул белән эшләгәндә укучыларның сүз байлыгы арта, сүз төркемнәрен аера белү күнекмәсе ныгый. 
Семинарның өченче өлешендә педагоглар үз эшчәнлекләрендә кулланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яр Чаллы шәһәренең “Менеджмент академиясе” өстәмә һөнәри белем бирү стажировка мәйданчыгы җитәкчесе Надежда Осипова укучыларда субъектив позиция формалаштыру алымнарын өйрәтте. 
Актаныш башлангыч мәктәбе укытучысы Зөлфирә Кашапова сәләтле балалар белән эшләү алымнары турында сөйләде һәм мәктәптә бу юнәлештә эшнең ничек оештырылуын күрсәтте. Башка мөгаллимнәр белән бергә мин дә тәҗрибә уртаклашуда катнаштым: “Рухи-әхлакый юнәлеш буенча дәрестән тыш эшчәнлек”не оештыру өчен “Бәхетле балачак” исемле курсымның методик әсбабын тәкъдим иттем. 
Миләүшә ХӘСӘНОВА, 
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев