Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агымдагы елда коррупцион характердагы 3 җинаять кенә ачыкланган

Район прокуратурасында хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Анда сүз коррупцион характердагы җинаятьләрне ачу турында барды. Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Фәнис Сәлимов, бу юнәлештәге эшчәнлекне бәяләп, тәнкыйть сүзләре дә җиткерде.

Агымдагы елда коррупцион характердагы 3 җинаять кенә ачыкланган. Аның 2 се - полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирү очрагы. Прокурор бу юнәлештә эшне тагын да активлаштыру кирәклеген ассызыклады.

Киңәшмәдә алкогольле эчемлекләр һәм наркотиклар куллануны кисәтүгә, районда спиртлы эемлекләрнең законсыз әйләнешенә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә кагылышлы мәсьәләләр дә уртага салып сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев