Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшел Мөслим" акциясенә син дә кушыл!

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр баручы "Агач утырту" айлыгы кысаларында Мөслимдәге Маннанов, Сәйдәшев, Рәшитов һәм Комсомол урамнарында миләш, нарат, каен, декоратив чаган үсентеләре, 400 дән артык куак утыртылган. Вәҗетдинов урамында юкә үсентеләре, 100 дән артык олы агач утыртылып, корыган агач үсентеләре алыштырылган.

Әлмәт юлы буенчадагы полосада 600 дән артык кыска нарат үсентесе урын алган. Агач утырту эшендә аграр көллият филиалы студентлары, лицей укучылары һәм оешмалар-предприятие коллектвлары актив катнашкан. Курай паркы янында утыртылган полоса өстәмә куаклар белән тулыландырылган. Колхоз һәм Пушкин урамындагы күп квартиралы йортлар ишегалларында вак куаклар утыртылган. Агач утырту эшләре Пушкин һәм Вахитов урамындагы йортлар тирәсендә дә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама