Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 кышкы спартакиада ярышларына старт бирелде

30 гыйнвар көнне 26 нчы Спартакиада уеннарына старт бирелде. Башка еллардан аермалы буларак уенда юристлар җыелма командасы катнашты. Бу очрашуда командалар волейбол, көрәш уеннында көч сынашты. Гимназия һәм Аграр көллият базасында үткән ярышларда хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары уйнады. Финалга чыккан команда Мөслим урта мәктәп спорт залында очрашты. Нәтиҗәдә 1 урынны...

30 гыйнвар көнне 26 нчы Спартакиада уеннарына старт бирелде. Башка еллардан аермалы буларак уенда юристлар җыелма командасы катнашты.

Бу очрашуда командалар волейбол, көрәш уеннында көч сынашты. Гимназия һәм Аграр көллият базасында үткән ярышларда хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары уйнады. Финалга чыккан команда Мөслим урта мәктәп спорт залында очрашты. Нәтиҗәдә 1 урынны район Башкарма комитеты командасы алды, 2 урынны мәгариф бүлеге, 3 урынны Мөслим урта мәктәбе һәм лицей командасы бүлеште. Шулай ук командалар көрәштә бил алыштылар, 1 урында "Нептун" йөзү бассейны һәм гимназиянең җыелма командасы, 2 урында МУПХо командасы, 3 урында район эчке эшләр командасы. Икенче көнне командалар шорт-тректа очраштылар. Бу атнада 5-7 февраль көннәрендә ир-атлар арасында баскетбол һәм биатлон буенча ярышлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев