Реклама
Республикада ел саен 1 апрельдән 1 июньгә кадәр территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. 2016 елда икеайлык кысаларында үткәрелгән чараларда 1 миллионнан артык кеше катнашты.
2017 елда Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган "#Экояз" бәйгесе үткәрелә. Конкурс Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бәйге нәтиҗәләре буенча: "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобакча" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз