Күп тә түгел, аз да түгел – 80 яшь кенә!
Әтиебез Кузьма Иванов Яңа Усы авылында, гаиләдә бишенче бала булып, 1941нче елның 19 гыйнварында дөньяга килә. Әти кочагында озак назланырга, сөенергә туры килми – Николай Максимовичны Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка алып китәләр. Әниләре Мария Семеновна берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз кала (Лена исемле апалары сугышка кадәр үлгән). Ев¬гений абыйга – 10 яшь, Клавдия апага – 5, Виталий абыйга – 3 яшь, ә әтигә нибары 6 ай була. Фронттан хатлар көтү бушка була. Бердәнбер хат 1942 елның мартында – әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килә. Ятим балаларны аякка бастыру, ай- һай, авыр була. Ил өстенә килгән сугыш, авыр тормыш беркемне дә аямый, ләкин яшәргә кирәк. Балалар әкренләп кул арасына керә башлый, тормыш дәвам итә. Тик әниләренең сәламәтлеге какшый. Евгений абый, Клавдия апа читтә яшиләр, Витя абыйлары армиядә хезмәт итә. Әниләрен карау, тәрбияләү әтигә төшә.