83 шофер тоткарлаган
Күп шоферлар “Кирпеч” билгесенә кереп китә.
Быел районның ДАИ инспекторлары алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган 83 шоферны тоткарлаган (узган елның шушы чорында – 91), шуларның 15е – күрше шәһәр-район кешеләре. Алкоголь кулланган 16 яшьлек яшүсмернең әти-әнисенә 30 мең сум штраф салынган. “Хәмер кулланып транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Быел 11 хатын-кыз хәмер кулланып рульгә утырган өчен җаваплылыкка тартылды. Иминлек каешын эләктермәгән 402 райондашыбызга – 1 мең сум, балаларны транспортта махсус креслодан башка йөрткән 27 шоферга 3әр мең сум штраф салынды. Вахитов һәм Кооператив урамнары киселешендә “Бер якка гына хәрәкәт итү ярый” дигән юл билгесе куелса да, күп шоферлар “Кирпеч” билгесенә кереп китә. Моның өчен дүрт кешегә 5әр мең сум штраф салынды. Бер ел эчендә шушы кагыйдәне кабат бозган очракта 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев