Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Синең кызларың, Мөслим! Наталья Жданова республика чемпионы исемен алды

17-18 август көннәрендә Әтнә районының "Менгер" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика бәйгесе үтте. Бәйгедә районыбыз данын "Новый путь" хуҗалыгы сыер савучысы Наталья Жданова яклады.

Наталья тумышы Башкортстан якларыннан. Шулай туры килә аңа, урта белемне дә ул Рус Шуган мәктәбендә ала. Ул чорлардагы бер елга колхозда эшкә калдыру алымы, аның язмышын гомерлеккә шушы хуҗалык белән бәйли. Шушы гомердән бирле инде 28 ел үтеп киткән, ләкин Наталья бүген дә үзенең яраткан хезмәтендә. Ул үзе дә бу хакта:

- Үземнең хезмәтемне бик яратам, кирәк икән төн буе да сыерларым яныннан китмәс идем. Ничек кенә авыр булмасын, хезмәтемнең матур мизгелләре, сөендергән минутлары да күп. Ихатамда да терлек асрыйм, чөнки, мин алар белән сөйләшәм, шатлык-авырлыкларны да алар белән уртаклашам, - ди ул.

Чыннан да, ярата ул үзенең хезмәтен. Группасындагы 50 сыерның һәрберсенең исемен, характерын, ничә бозау китергәнен, кайсының ничә литр сөт биргәнен, хәтта нинди авырулар белән авырганнарын да әйтеп бирә. Ә югыйсә, ул сыерлар бөтенесе бер төсле. Малкайлары да, Натальяны үз итәләр. Без барган вакытта кызлар кичке савымга терлекләрне кертәләр иде. Натальяның һәрбер сыеры керү белән иң элек Наталья янына килеп, аның игътибарын сорыйлар, шуннан соң гына тәртип белән үз урыннарына барып басалар.

Конкурста катнашуын да Наталья шатлык хисләре һәм истәлекле мизгелләре белән искә алып:

- Мондый бәйгеләрдә быел сигезенче тапкыр катнаштым. Әлббәттә бәйгеләрдә катнашу, тагын бер кат һөнәри осталыгыңны сынарга, әлеге хезмәтне башкаручы осталар белән аралашырга һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә. Ике көн дәвам иткән бәйге бик матур итеп оештырылган иде. Төрле кызыклы очрашуларны, күңел ачу чараларын да, хезмәтебезгә булган хөрмәт һәм игътибар буларак кабул иттек, - ди.

Бәйгедә 43 районнан килгән осталар, теоретик һәм практик төрләрдә көч сынаштылар. Бәйгедә катнашучылар теоретик өлештә сыер саву тәртипләре, саву аппаратына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Әлеге төрдә Н.Жданова барлык сорауларга да төгәл җавап биреп, катнашучылар арасында иң югары баллга ия булды. Ә практик өлештә катнашучылар ике төркемдә: саву залында һәм "Делаваль" аппараты белән савучылар арасында үтте. Районнардан килгән савымчылар иң элек, саву аппаратларын сүтеп-җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә Наталья 4 мин 30 секундта аппаратны беренчеләрдән булып җыеп бетерде. Ә сыер саву буенча, барлык саву технологияләрен дөрес итеп башкарып, Жданова беренче урынга лаек булды. Аңа "Татарстан Республикасы чемпионы" исеме бирелде һәм "Indesit" суыткычы, 15 мең акчалата премия һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Бәйге кунагы, ТР премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, катнашучыларны сәламләп:

- Күптәннән үк, районда эшләгән дәвердә үк, мин савымчы һөнәренең гади булмаган, шул ук вакытта үтә мөһим һәм кирәкле хезмәт икәнен аңладым. Сезнең һәркайсыгыз ихтирамга һәм игътибарга лаек. Шушы авыр хезмәттә армый-талмый хезмәт итүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде.

Чыннан да, савымчыларыбыз хезмәте аерым хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Наталья Жданова кебек, авыр да, күп сабырлык, түземлек тә сорый торган хезмәттә дистә еллар буена хезмәт куючылар бик сирәк һәм киләчәктә андыйларның бөтенләй булмавы да бар. Шуңа күрә дә, олылыйк һәм кадерлик савымчылар хезмәтен.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев