Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә техника ремонты бара

Күптән түгел генә Тукай районы "Гигант" хуҗалыгында үткән республика зона семинарында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы вәкилләре техниканы яңа сезонга әзерләүне төгәлләүнең конкрет срогын игьлан иткән иде. Әйтик, чәчкеч һәм культиваторлар - 1 апрельгә, тракторлар 10 апрельгә әзерлек сызыгына куелырга тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк: аграрийлар соңгы елларда машина-трактор паркларын яңа техникалар хисабына тулыландыруга, яңартуга йөз белән борылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел район хуҗалыклары төрле маркадагы 22 трактор сатып алган. Шул рәвешле трактор паркы 6,6 процентка яңартылган. 12 данә җир эшкәртү агрегаты һәм 11 чәчкеч алынган. Моннан тыш бөртекле ашлык комбайны, терлек азыгы әзерләү техникалары һәм башка төр агрегатлар да кайтарылган. Техника яңартуда "Намус", "Туган як" агрофирмалары, "Нуретдинов", "Авзалов", "Әюпов", "Шәмсиев" фермер хуҗалыклары нәтиҗәле эшли, ди белгечләр.

Районда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү торышы ничегрәк соң? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2249 тырма ремонтланырга тиеш булып, бу эш нигездә төгәлләнгән. 126 чәчкечнең - 90ы (75%), 108 культиваторның 78е (72%) төзекләндерелгән. Быел 220 трактор ремонтланырга тиеш булып, аларның яртысына якыны сафка бастырылган.

- Башка елларда декабрь аенда техника ремонты буенча гадәттә "тынлык чоры" күзәтелсә дә, бу сезонда эре агрофирмаларда да, фермер хуҗалыкларында да эш тукталмады. Ремонтта катнашучыларга тиешле эш шартлары тудырылды һәр җирдә алдан билгеләнгән расценкалар нигезендә түләү каралган, ди - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге (производственно-маркетингового отдела) конcультанты Гүзәл Мортазин.

Аерым авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эшләр торышына килгәндә, яңа техникалар белән коралланган "Намус" агрофирмасында агрегатларга ремонт таләп тә ителми. Алар Яр Чаллы, Җәлил һәм Михайловкадагы базаларда саклауга куелган. "Туган як" агрофирмасы техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүдә елдагыча өлгерлек күрсәтә. "Мәлләтамак" бүлекчәсендә ремонт эшләре җылытылган гаражда бара. Тырма, чәчкеч һәм культиваторларны сафка бастыру нигездә төгәлләнде. Исламовлылар да техника ремонты белән кулны чишеп киләләр. "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыгында чәчкеч ремонты төгәлләнү алдында, тракторлар ремонты да оешкан төстә бара.

"Органик" Групп составындагы "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында тырма ремонты төгәлләнгән. Чәчү комплексларына деффектовка үткәрелеп, запас частьләргә заявка бирелсә дә, эш башланмаган әле.

Вакыт көтми. Агрегатларны, тиешенчә ремонтлап һәм көйләп, әзерлек сызыгына куйганда гына сабанда сайрашу мөмкинлеге туачак.

Әлфинур Ногманова.

"Авзалов" фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторлары Рифат Фазлыев (рәсемдә уңнан сулга) белән Виталий Сиваков тырма ремонтын һәрвакыт беренчеләрдән булып төгәлли. Кыр эшләрендә дә сынатмый егетләр. "Язгы-көзге чәчүдә дә, урып-җыюда да катнашалар, җир эшкәртү дә алар өстендә", - ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Авзалов әлеге егетләр турында. Илнур Мәгъдануров исә - тәҗрибәле шофер. "КамАЗ"ы белән көзен - икмәк, язын ашлама ташый. Бүген дә юлда Илнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев