Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә 150 камера урнаштырылды

Видеокүзәтү системасының эшчәнлеген район эчке эшләр бүлегенең дежур часте даими контрольдә тота.


"Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы кысаларында Мөслим җирлегендә 150 камера урнаштырылды. Кеше күп җыела торган урыннарда, Мөслимгә керү юлларында, үзәк юл чатларында, күпфатирлы йортлар ишегалдында, парк һәм скверларда күзәтү камералары эшли. Видеокүзәтү системасының эшчәнлеген район эчке эшләр бүлегенең дежур часте даими контрольдә тота, диелгән район хәбәрендә.

- 2016 елда программа кысаларында нибары бер генә видеокамера эшли иде. Узган ел бу сан 150гә җитте. Программалаштырылган интеллектуаль видеокүзәтү җайланмалары тәртип бозуларны ачыклау һәм вакытында чара күрү өчен ярдәм итәчәк. Халыкның үз йортында, үз ишегалдында имин яшәвен тәэмин итүче әлеге җайланманың бик күп өстенлекләре бар. Алар ярдәмендә шактый җинаятьләр, урлау очраклары ачыкланды. Әлеге камераларны урнаштыруга күпкатлы йортта яшәүчеләр аеруча сөенде. Камералар ярдәмендә транспортны гына түгел, уен мәйданчыкларындагы балалар да даими күзәтү астында, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов.

Программаны тормышка ашыруда район эчке эшләр бүлегенең генә түгел, "Таттелеком" җәмгыятенең дә өлеше зур.

- Шәһәрләр "Имин тормыш" программасына күптән кушылды. Кабельле телевидениегә урнаштырылган камералар аша шәһәр кешесенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аерым телевизион канал аркылы видеомәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Җирлегебездә дә әлеге мәсьәлә актуаль. Алга таба видеокамералардагы мәгълүматны интернет челтәре аша дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан карый алырлар, дип уйлыйм. Ләкин, мәгълүматны санкциясез алу мөмкинлеге булмасын өчен, теркәлгән кулланучыга шәхси пароль биреләчәк, - ди район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев.

Быел "Кояшлы Ык" ял зонасына тагын өстәмә 15-20 күзәтү камерасы куелачак. Видеокүзәтү камералары теркәгән мәгълүматлар видеоархивта саклана. Камералардагы язмаларны район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлеге, ЮХИДИ, "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең җаваплы хезмәткәрләре карый ала. Дежур частьтәге зур экранда Мөслимнең һәрбер почмагын күрергә була. Электрон картада патруль экипажының, ашыгыч ярдәм, гадәттән тыш хәлләр кебек кичектергесез хезмәтләрнең автомашиналары, пассажир автобусларының урнашкан урыны күренеп тора. Җәмәгать урыннарындагы административ хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуда, оператив хәлнең торышын билгеләүдә, җинаятьләрне ачуда видеокүзәтү системасы урнаштыруның уңай йогынтысы булуын әйтергә кирәк. Оператив кизү торучылар видеокамера булган урамнарны һәм җәмәгать урыннарын тәүлек әйләнәсендә күзәтеп торалар. 2016 һәм 2017 елда "Имин шәһәр" видеокүзәтү комплексы ярдәме белән җирлектә 5 җинаять ачылган.

- Тәртип бозучыларның йөзе-кыяфәте аермачык күренеп тора. Хәтта тәүлекнең караңгы вакытында да камераларның төшерү сыйфаты югары. Юл кагыйдәсен тупас бозган рульдәгеләргә дә кыенга туры киләчәк. "Тәртип бозмадым" дип инкарь иткән очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләренә әлеге видеокамералар ярдәмгә килә. Тиешле юл билгеләрен исәпләмичә, тизлекне арттырган, "Стоп" билгесенә туктамаган дистәдән артык шоферның кыңгыр эше күзәтү камералары ярдәмендә ачыкланды. Видеокамера ярдәмендә шикле шоферларның эзенә дә тиз төшәбез. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан шоферларны ачыклау авырлык тудырмый, - ди Мөслим районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев