Лимонлы суның файдасы
С витамины чыганагы: лимон иммунитетны ныгыта һәм организмны салкын тиеп авырулардан саклый
Антиоксидант үзлекләре: лимон ирекле радикаллар белән көрәшә һәм иртә картаюны булдырмый.
Организмны чистарта: лимон организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә, ашкайнатуны яхшырта.
Ашказанының кислоталылыгын киметә: лимон ашкайнатуны яхшыртырга һәм ашказанының кислоталылыгын киметергә ярдәм итә.
Тиренең торышын яхшырта: лимон пигмент тапларын бетерергә булыша.
Лимон белән суны ничек эчәргә?
Ярты лимонның согын бер стакан җылы суга тамызыгыз. Иртән ач карынга эчегез. Лимонны көн дәвамында чәйгә яки суга салып эчегез.
Иң мөһиме
Лимон белән артык мавыкмаска тырышыгыз! Лимонны чамадан тыш куллану ашказанын авырттыра һәм теш эмаленең зарарлануына китерергә мөмкин.
Әгәр сезнең ашказаны яки эчәклек белән проблемалар бар икән, табиб белән киңәшләшү кирәк.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев