Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Унсигезенче бүлек)

Акхуҗага Диманы кызу август аенда бөтенләйгә алып кайттылар. Җәйнең иң юмарт чагы :җимешләр пешкән, басуларда игеннәр, бакчаларда әнис алмалары өлгергән. Бу юлы ул олы өянкеле киң ишек алдына ятсынмыйча , әти- әнисе белән шатланып кайтып керде. Урамда ап – ак казлар төркеме каңгылдап каршылады.

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя.

Повесть.                   

               ҖЫЛЫ ОЯ БУШ ТОРМЫЙ !

Акхуҗага  Диманы  кызу август аенда бөтенләйгә алып кайттылар. Җәйнең   иң юмарт   чагы :җимешләр   пешкән, басуларда игеннәр, бакчаларда   әнис алмалары  өлгергән. 

   Бу юлы ул олы өянкеле  киң ишек алдына  ятсынмыйча , әти- әнисе белән шатланып кайтып керде.  Урамда ап – ак казлар төркеме каңгылдап каршылады.

        -Таныйсыңмы? Синең сары бәбкәләрең  шулай зур булып үстеләр!Алар сине сәламлиләр! -диде Газинур елмаеп.Озын муеннарын сузып, киң канатларын җәеп кагынган  казларга  малай исе китеп карап торды, яннарына барырга кыймады. Биредә аны бөтенләй  башка  дөнья,  кызыклы  ачышлар,  Акхуҗа дигән гаять серле гүзәл ил көтә иде...

                                     ***

 

          Алма исе таралган ишек алдындагы  олы өянкенең күләгәсендә  карлыгандай кара күзле, кара кашлы, керпенекедәй  тырпаеп торган кара  чәчле малай  уйный. Машиналар  тавышына   охшатырга тырышып ,  гөрелти.   Карт  өянке  кара күзле  малайны  таныды:” Бик  күптәннән   күренмәгән иде, кайда йөрде икән  бу бала?”,- дип уйлады.Биек нигездәге   зур өйдән   чәчәкле  күлмәкле   сөйкемле  хатын чыкты.Уйнаган балага  сокланып , елмаеп  карап торды да :

    -Дима,  ашарга  кер , улым! –дип чакырды.

    - Хәзер ,әни!

 Малай , озак көттермичә ,  әнисе янына  ашыкты .

Өянке аптырады :  “Мөхәммәтнур  бит!”- диясе килде.Өянкеләр сөйләшми шул. Чәчәкле күлмәкле  яшь хатын белән кара күзле малай  карт өянкегә   Ләйлекәй белән Мөхәммәтнурны  хәтерләтте.  “Җылы  оя  буш  тормый”,- дип уйлады  Өянке.

Беренче карашка бик гадәти тоелса да, Диманы алып кайту  белән гаиләнең  тормышы бөтенләй яңа мәгънә, яңа төсмер алды.

      Ләйлә белән Гөлгенә  әтиләренең малай алуларына әлләни аптырамадылар, энеләрен түземсезлек белән көтеп каршыладылар.Менә шунда башланды инде үзгәрешләр! Студент кызларга балалык чире йоккандай булды: Дима белән шаяралар, әбәкле, качышлы уйныйлар, ирештерәләр,туп тибәләр, ишек алдында чыр- чу, көлеш! Бала ятсынмады, үз өендә, үз якыннары  янында тойды.

       

                              ***      

       Җомга көн мәчеткә килгән картлар арасында бу турыда сүз булды.

      -Газинур приюттан  тәрбиягә җәтим малай  алган,-диде кемдер.

  Мәчеткә йөрсә дә, иске гадәтеннән котыла алмаган  Кибер Мөҗип  сүзгә кушылды:

  - Шулай ди. Тәрбиягә бала алган кешегә ай саен  хөкүмәт  бик күп акча түли  икән.Кайберәүләр   тәрбиягә өчәр  бала ала ди.

  Мөҗипнең сүзне акчага  боруын ошатмады хәзрәт. Гайбәткә юл куймас өчен, тамагын кырып, тавышын күтәребрәк әйтте:

-        Җәтим баланың  битендәге яшен сөрткән, куандырган  бәндә Раббыбыз каршында мәчет салдырган кешедән дә югарырак тора!Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһ Тәгаләнең киң рәхмәтләре , саваплары яусын!

                                            ***

    Көзләр килгәч, ныклы  кәүсәсендәге  ботакларына  сандугачлар  корган оя  бушап калды. Өянке  бик  ямансулый  ... Киләсе язга былбыл  балаларының  туган  җирләренә   кайтып, оялар корып, җылы  язда  мәхәббәттән шашып – шашып сайрауларын   көтә ... Яңгырлар – карлар, җил– бураннарга, каты   салкыннарга  түзсән, ул  бәхетле көн киләчәк  әлбәттә!

                          ***

            Очы күккә тигән карт Өянке һәр иртәдә аларны озатып кала: Дима  балалар бакчасына, әтисе белән әнисе  эшкә бара.

            Беренче көнне генә Дима  кыюсызрак  йөрде :ул татарча аңламый, авыл балалары русча бераз аңлыйлар,ләкин  сөйләшә белмиләр .

   Түбән Камадан кайткан Фәрвәзнең кызы  Алсу Димага тылмач булды.

      -Урыс малае ,-диде кайсыдыр.

       Алсу малайны яклап:

            -Юу-у-ук, ул бит Газинур абыйларның улы!Татар!-диде.

   Кара чәчләренә  ак бантиклар таккан , зур кара күзләре хәйләкәр елтырап торган  кыю кыз  Диманы үз канаты астына алды.Башка кызларны аның янына җибәрмәскә тырышты:

    -Бар , кит,Дима минем белән уйный!

Малай беренче көнне үк аңа гашыйк булып кайтты:

   -Әни, мин иртәгә Алсуга конфет алып барам!

    Татарча сөйләшергә  ул бик тиз өйрәнде.Хәзер Наилә белән Газинур көн саен бакчада ниләр булганын  белеп торалар: Лилия бакчага мәче баласы алып килгән! Айратның туган көне булган! Торт белән чәй эчкәннәр!Резеда апалары аларны укыта башлаган-мәктәпкә әзерләнәләр икән!

                                         ***

    Төн уртасында кинәт кенә елау тавышына куркып ,Наилә  сикереп торды: Дима саташып елый иде.Хатын аның  янына атылып керде.

     -Дима, тынычлан улым, курыкма, мин монда!-дип аркасыннан бәпләде, сөйде.Малай күзен ачмыйча,  аның кулына  сарылды,  җылы  йомшак беләген кочаклап , елаудан туктады, тынды .Наилә малайга иелгән килеш карават  читендә утыра бирде. Беләгенә сыенган  баланы уятудан куркып, аның янында ятып торырга булды. Ишектә күренгән Газинурга кул изәде:  янәсе , бар , йокла! Тәмле итеп йомшак кына мышнап йоклаган сабый янында үзе дә эреп  китте. Уянгач, янында кулларын-аякларын таратып , изрәп йоклаган балага карап уйланды:нигә елады икән?Нәрсәдән курыккан?Төшенә әнисе керде микән? Шулай әнкәсенең беләген кочаклап йоклый иде микән, мескенкәем? Әнисен сагына микән? 

       Бу турыда ире белән сөйләште.

      -Газинур, Дима  әнисен,өйләрен сагынадыр.Әллә кунакка алып барыйк микән?                                 

         -Барырбыз.Теләсә, берничә көнгә калып  торыр.

         Күчтәнәчләр алып Лениногорскига  бардылар.Әбисе малайны күргәч елап та алды, килүләренә рәхмәт укыды, тик малай әбисе янында кунакка калырга теләмәде, ул сүз чыккач та, әтисе кулына ябышты:

   - Өйгә кайтыйк!   

                                    ***

    Тормышларында мондый үзгәреш буласы, тәрбиягә бала алу уе башына да килгәне булмады  Газинурның. Февраль төнендә булган фаҗигадән  соң кеше кайгысын йөрәге , җаны белән кичерде,   Ләйлекәй әбекәе тәрбиясендә үскән  кеше башкача була да алмый...

 Алар  гомер буе  кеше җәлләп, башкалар өчен кайгыртып,ярдәм итә алсалар сөенеп яшәделәр. Газинурның һөнәр сайлавы да игелеккә омтылуы булгандыр...         

      Кеше күңеле назга мохтаҗ: кемдер песи ярата, кемдер эт,  ияләштергән  җан иясенең  иркәләнүеннән ләззәт таба...

           Ләкин дөньяда ин  олы, бернәрсәгә дә алыштыргысыз  наз - бала назы!

        Яраткан кызларын үстереп, укырга озаткач,  тынып калган , бушлык сизелгән йортта  тормыш  хәзер башкача: яктырак, шаулырак ,кызыклырак, ямьлерәк!  Диманы уллыкка алуның  әҗере  ир белән хатынга   олы мәхәббәт- сабый назы булып кайтты!..  Газинур һәр мизгел улының кайнар яратуын, шатлыгын, ни кушса шуны эшләргә атлыгып торуын,  аңа ошарга тырышуын тоеп яши. 

     Бер баруында Газинур  улына  велосипед алып кайтты.Буяулары янып, ялтырап торган велосипедны күреп , малай телсез  калды...

        -Әти...Әти, миңамы?-диде сулышы кабынып.

        -Сиңа , улым! 

         Дима кычкырып көлде ,канатлы  атны  иярләгәндәй , сикереп  менеп утырды , педальдәге кечкенә тәпиләре тәгәрмәчләрне  әйләндергәндә  күз дә иярми - тәгәриләр генә!

Улларының  сөенечен   күреп, Газинур белән Наилә  бер- берсенә карап  елмайдылар.”Кешегә бәхет өчен  күп кирәк мени?!”- дип уйлады Газинур.

       Әйе, күп тә түгел, аз да түгел!  Ятим малайга  - мәрхәмәтле кешеләр яшәгән  изге ата- ана, әби –баба нигезендәге җылы оя;   Газинур белән Наиләгә –  бала  шатлыгы, сабыйның бәхетле   киләчәге. 

 

                                                              2013- 2017еллар

                                                              Мөслим

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев