Җылы оя (Уникенче бүлек)
Бала – чага йокларга ятты. Өйдә тынлык урнашты. Зифа белән Мөхәммәтнур йокы бүлмәләрендә ни турындадыр әкрен генә сөйләшкәннән соң, Ләйлебәдәр янына чыктылар.
Роза Хәбибуллина.
Җылы оя
Повесть.
НАҖИЯНЕҢ ФАҖИГАСЕ
Бала – чага йокларга ятты. Өйдә тынлык урнашты.
Зифа белән Мөхәммәтнур йокы бүлмәләрендә ни турындадыр әкрен генә сөйләшкәннән соң, Ләйлебәдәр янына чыктылар.
- Әнкәй, синең белән киңәшәсе барые,- диде Мөхәммәтнур.
- Әйт , улым, нәрсә турында ?
- Наҗия әнкәйнең өе бик искергән, колхоз ремонтлап бирмәкче , ди. Аңынчы әллә үзебезгә алып кайтып торыйкмы, дим. Башка торыр урыны юк бит. – Бераз паузадан соң өстәде - түлке син риза булсаң гына, риза булмасаң...
Ләйлебәдәр килененә текәлде.
-Зифа, син ризамы соң? Син нәрсә дисең?
-Риза , әнкәй, риза!
- Алай булгач ,алып кайт , улым, сыярбыз.
Әнисенең риза булуына шикләнмәде Мөхәммәтнур.Ләкин эш гади түгел иде шул..
- Әнкәй, ул сукырайган бит...
- Әстәгъфирулла! Бичаракаем... Бәй , шулай булгач, аны ничек алып кайтмыйсың ди ! Иртәгә иртүк барып апкил!
* * *
Наҗия күптән күзе начарланганын сизә башлады. Ерактан да, якыннан да бар нәрсә майга буялып, элпә каплаган кебек күренә.Бүген иртән торгач, көн һаман яктырмады, кояш чыкмады ...Кара пәрдә күзен каплаган.Элпәне ачарга теләп , күзен кулы белән дә , яулык очы белән дә сөрткәләде, тик файдасы тимәде.Бу коточкыч бәхетсезлектән карчык тораташ катты: ул дөм сукыр!Аңа бөтен дөнья хәзер ят...Берсен дә белми ,күрми...
Карчыкның кыймылдыйсы, көндәлек эшләргә тотынасы килмәде.Чәй дә әзерләмәде, ашамады – эчмәде.Үзен тере үлек итеп тойды...
Шулай дөньядан ваз кичеп утырганда, ишекне шакып кемдер килеп керде.
Мөхәммәтнур күчтәнәчләр алып,хәлен белешеп кенә чыгарга дип кергән иде.Наҗия тын гына караватта утыра.
-Әнкәй, хәлең ничек?-диде Мөхәммәтнур.
Наҗия битараф кына, чит кешегә эндәшкән кебек:
- Бер килеш кенә ,- диде.
- Әнкәй , мине танымыйсыңмыни?- дип аптырады улы.
- Мөхәммәтнур, синмени , улым ?
Карчык елап җибәрде. Яулыгының почмагы белән яшьләрен сөртте.
- Бер нәрсә дә күрмәем, сукырайдым мин улым! Ходайның каһәре төшкәндер миңа !Синең яшьләрең төшкәндер!Бу дөнҗада бер нәрсә дә тиккә булмай.Менә хәзер уйлаем: сине ташлап киткән гөнаһым өчен бу !
Улы бер нәрсә дә әйтмәде, юатыр сүз тапмады, тик сукыраюын ишеткәч , анасын нык кызганды.
- Мин иртәгә сине үзебезгә алып китәрмен. Кирәк әйберләреңне җыештыра тор.Калганнарын яңадан килеп урнаштырырбыз.Күзеңне дә врачларга күрсәтербез.
Карчык тагын елады.
-Ходайның рәхмәте яусын! Игелекле бала булдың! Ләйлебәдәргә рәхмәт!
* * *
Наҗия байтактан ялыз яшәде.Ире эче авыртып дүрт – биш көн өйдә ятты , фельдшер карагач, болницага барырга кушты:
-Вагыйз абый , врачларга күрен , бәлки операция кирәк булыр!
Вагыйз картайса да,һаман шул үзсүзле булып калды, бармады . Хәле бөтенләй начарлангач илткәннәр иде, соңга калгансыз, диделәр.Операция ясадылар ясавын ...”Эчәгеләрдә некроз” дигән яман диагноздан китеп барды...
Уллары Имаметдин салгалап йөрде дә , акча эшләргә дип, Себергә чыгып китте. Усинск дигән шәһәрдә күрүчеләр булган, күптән хәбәре юк... Ялгыз картлык яман икән... Наҗиянең хәзер Вагыйз белән үткән гомерен уйламаган көне юк.Тормышының күңелле чаклары гына исенә төшә... Җанын телгәләгән кайгылы көннәрен искә төшермәскә тырыша...Гомер азагында тагын да зур бәхетсезлек көткән аны – кояш яктысыннан мәхрүм иткән...
***
Наҗияне алып килгәч, авыл хатыннары , күрше -күлән Ләйлебәдәрне җәлләп:
- Менәтерәк , бу ниткән эш, гел сиңа иреңнең катыннарын карарга җазган микәнни ?! Теге марҗасын карадың, хәзер монысы ! Сукыр кешене бала караган кебек карарга кирәк бит аны, үзе берни эшләй алмай.
- Миңа бер кыенлыгы да юк аның! Без карамый аны кем карасын?! Ул бит чит кеше түгел,Мөхәммәтнурның анасы! Улы тәрбиясенә хакы бар аның! Ана хакы!- дип җаваплады .Тегеләр, исләре китеп, Ләйлебәдәрне чүт исәргә санамадылар.
- Җә дивана, җә әүлиядыр бу Ләйлебәдәр!Баласын ташлап киткән хатынның” ана хакы бар ”ди!
***
Авырыксынмый Ләйлебәдәр.Наҗия дә яңа урынга ияләште. Бәдрәфкә бара торган сукмакка бау суздылар, комганын алып, бауга тотына- тотына йөри.Ике карчык бик килештеләр.Кич утырып Ләйлебәдәр йон җегерли, Наҗия биш энә белән оекбашлар бәйли.Күзе күрмәсә дә, бармаклары тоя- гомер буе эшләгән эш бит...
Тик оныклар гына Наҗияне кабул итмәделәр. Аптырадылар : аларның әбиләре бар бит инде! Оныкларның күңелендә Наҗиягә урын табылмады.Сүз әйтмәделәр, карышмадылар, ләкин чит иттеләр. һәр оныгын йомшак сүзе, мәхәббәтле , нурлы карашы белән яратып иркәләп үстергән Ләйлекәй түгел шул Наҗия . Ләйлекәйнеке кебек күңел җылылыгы да, тугры йөрәк тә , фидакарьлек тә Ходайдан бирелмәгән ...
Бер елдан, өен ремонтлап бетергәч, Наҗия үзен илтеп куярга кушты.
- Үз өемдә миңа бөтен җир ,бар почмаклар да таныш .Күзем дә аяк юллык күрә башлады сыман, теге Бәрия биргән даруның файдасы тиде бугай. Сезгә рәхмәттән башка сүзем җук!Ләйлебәдәр , иткән изгелегеңне онытмам, яхшылыгың үзеңә йөзе белән кайтсын!
-Китмә, яши алган кадәр яшик әле бергә- бергә! Синең белән миңа күпме кирәк!Ашарга- эчәргә җитәрлек, әлхәмдел иллаһ!- дип карады Ләйлебәдәр.
Наҗия үз сүзендә нык торды, алда аның үзе генә белгән өмете бар : улы Имаметдин кайтыр дип көтә...
Ләйлебәдәр я бер оныгын, я икенчесен ияртеп, гел аның янына барып йөрде. Сукырайган карчыкка ул дөньяның бер якты тәрәзәсе булды...
***
Газинурга авылдан алып килгән ашарга җитеп тора, тик менә акча ягы такыр, атасы Газинурга куелганнан артыгын бирми : фатир өчен, юл өчен, ашау өчен ,тагын азрак кирәк –яракка.Колхозда “акча акмый, тама гына”, анысын да җиде кат тиреңне агызып аласың. “Юрганыңа карап аягыңны суз” дигән әйтем белән яшиләр өйдә: Газинурдан башка җиде җан.
Шулай да бу “законны” бозып булса да, Ләйлебәдәр әбисе кешегә(әтисенә ) күрсәтми генә пенсия акчасыннан оныгына өлеш чыгаргалый.
Башыңны эшләтсәң, акча табып була икән! Дөресрәге, кулыңны эшләтсәң : егетләр рәтен таптылар - карчык - корчыкларга утын кисеп, ярып , унбишәр тәңкә эшләгән көннәре була ! Кинога да , морожныйга да , вак – төяккә дә ярап тора.
* * *
ПРАКТИКАДА
Практикага Әлмәт шәһәренә җибәрәселәрен белгәч, Газинур аптырашка калды :Минзәләдә йөргән кием белән Әлмәт шәһәренә барырга оят! Монда да әле кимсенәләр: шәһәрнекеләрдән аерылып торалар - Минзәлә яшьләре арасында джинсы модада. Каян табалардыр ? ! Магазиннарда юк ул . Әлмәттә кара чалбар киеп йөрсәң , “деревня” диячәкләр! Нефтьчеләр каласы бит, байлар.
Акча булса, базарда табып булыр иде дә ...Ул кадәр акча сорарга әтисеннән курыкты. Андый акчаны утын ярып кына эшләп булмый ! Нишләргә соң?Практикага йөрергә сумкасы да юк...Шәһәрнекеләр дипломат йөртәләр.Күңеле кителеп, кимсенеп байтак йөрде... Егетнең кешедән ким буласы килми!
Уйлый торгач, дҗинсы белән дипломат табу юлын тапты.
“Здравствуйте , дорогие дедушка и бабушка!” - дип язды да , аптырашка калды : Ләйлебәдәр әбисе күз алдына килде. Ничек инде әллә нинди Валя исемле рус карчыгы аңа әби булсын ? Үзенең әбисенә хыянәт иткәндәй тойды... “Валя әби” дип төзәтеп, хатны яңа биткә күчерде.Авыр эш булып чыкты бу хат язу, тирләде, пеште ! Моңарчы хат язарга туры килмәгән икән...
“ ... Хәлләрегез яхшымы? Минем хәлләр яхшы. Чирләмисезме? Бабай ,безне Әлмәткә практикага җибәрәләр.Миңа дҗинс чалбар белән дипломат кирәк иде.Алар монда юк.Сез җибәрә алмас идегезме?Мөмкин булса җибәрегез әле, зинһар !Сәлам белән оныгың Газинур.”
Бу хатны алгач Мирзагали сөенде! Әле моңа кадәр “бабай” дип, турыдан- туры хат язганы юк иде.Гомумән, берни дә сораганнары булмады. Оныгына кирәк әйберләрне табып җибәрде , тизрәк куандырасы килде!
Газинур Мәскәүдән хәбәрне түземсезләнеп көтте .
Хаты кыска булса да , кадерле бүләкләр озакламый килеп төште! Эх! Бастырып куйсаң үрә катып тора торган чып – чын импортный каты джинс чалбар белән шыртлап ябыла торган дипломат !Күпме яшьләрнең хыялы ! Бәхет яуды егеткә ! “Деревня” дип карасыннар хәзер!
***
Әлмәт зур шәһәр булмаса да , бик чиста, матур, яшел шәһәр икән! Газинур белән Илдусның практикасы нефтьчеләр больницасында үтте. Минзәләнең хан заманындагы иске больницасы белән чагыштырмалы түгел ! Бөтен нәрсә өр яңа ! Инструментлар, мебель дисеңме ! Егетләр яңа җиргә тиз ияләштеләр, йөзеп кенә йөриләр! Газинур белән истә калырлык хәл дә булды. Төнге дежурга калган иде. Стерилизаторга су салып, шприцларны кайнатырга куйды. “Одноразовый” дигәннәре ул вакытта юк иде әле . Өстәл янында утырган килеш йоклаган бит! Көйгән искә уянып китте! Стерилизаторның суы бетеп, көя башлаган! Йокы аралаш дуамал баштан, стерилизаторны ачты да , салкын су салды. Шарт та шорт! Шприцлар ярылып чыкты ! Баш бетте!Нәрсә белән төнге уколларны ясар ?!
Пыяла ватыкларын чүп савытына яшерде. Бу хәлдән ничек чыгарга?
Аптырап торганда ,өске каттан Илгизә исемле шәфкать туташы төште.
-Барамы эшләр?-диде елмаеп.
Кыз белән танышырга өлгергән иде Газинур.Хәлен аңлатып бирде:
-Зинһар коткар, шприцлар табыш, үземнекеләр янды!
Илгизә башка отделениелардан шприцлар җыеп алып килде.
-Ну, малай,рәхмәт , мәңге онытмам яхшылыгыңны!
-Рәхмәт белән генә котылмакчы буласыңмы?
Ныклап йөргән кызы булмаса да, туры килгәндә кызларны кочаклаштыргалаганы булды Газинурның.Кыю
егет мут кына елмайды да, Илгизәне бөтереп алып, кочаклап үпте.
-Карале моны, мыштым гына йөргән була, үзе азау ярган Донжуан икән! –Кыз көлә –көлә егет кочагыннан ычкынды.- Миңа шоколад кына да ярый!
***
Егетләр сынатмадылар: йөкләнгән эшләрне әйбәтләп башкардылар, практикаларын “бишле”гә тапшырдылар. Тырышлыкларын баш врач та күрде.:
- Укып бетергәч, эшкә безгә килегез, торыр урын да бирербез!- дип чакырды.
Чакырып торганда, Әлмәт ише шәһәргә кем эшкә бармасын ! Ләкин эшли генә башлаганнар иде,Минзәлә военкоматыннан повестка килде: армиягә алалар !
Газинур өйләренә хәбәр итте:
-Безне армиягә алалар, егерме икенче сентябрьгә озатырга Минзәләгә килегез!
* * *
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев