Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Унбишенче бүлек)

2013 елның җәе чамасыз кызу булды. Мәскәүнең Флотская урамындагы 26 йортның икенче катына кадәр үскән тирәкнең күләгәсендәге тәрәзә ачылды. Хатын – кыз үрелеп карады да , тәрәзәне кире япты.

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя.

Повесть. 

                                         ТУГАН  АВЫЛ  ТӨШЛӘРГӘ КЕРЕП  ҖИРСЕТӘ  ...

             2013 елның  җәе чамасыз кызу  булды. Мәскәүнең Флотская  урамындагы  26  йортның  икенче   катына кадәр үскән  тирәкнең  күләгәсендәге   тәрәзә  ачылды.  Хатын – кыз   үрелеп карады да , тәрәзәне кире  япты.  

       Дамирә,  бүлмә кызмасын дип , тәрәзә  пәрдәләрен   төшереп куйды.

       Бүген  әллә нишләп иртәдән күңеле алгысый...Йокыдан    бала  чагын  төшендә күреп уянды. Имеш, алар Акхуҗада  Тимерхан  буасы янында  бәбкә  саклыйлар. Ямь- яшел  чирәмдә     сап  -сары  бәбкәләр  үлән кыркып йөриләр.Кызлар  чишенеп суга керделәр.Чирканчык алганда  чыр – чу килеп, йөзә башладылар.Су  җылы, чиста , рәхәт.

       Шул рәхәтлекне  тоеп уянды.Нәрсәгә  булыр  бу  төш ?  Яшел  үлән, чиста су  килешә инде. Шатлыкка  булсын , дип юрады. Авылын, әнкәсен, бала чагын  сагынып, җирсеп,  уйланып ятты.

    Авылына  күптән кайтканы юк.Әнкәен  җирләгәннән   бирле...Үзе  әнкәсе яшенә җитте.Бала  чагы да  , яшьлеге  дә  әле  яңа гына  сыман, исең- акылың  китәр- җитмеш тугыз   яшьне  тутыра! Яшәгән  дә кебек түгел...

  Аларның  урамнарында бала- чага утызлап иде. Урам  башында  тыкырык. Тыкырыктан чыккач – күпер.  Чишмәне буып буа ясаганнар.”Күпер мең ел торса да   җимерелмәс, аны  балчыкка  сарык  җоны  кушып  ясаганнр”,- дип сөйлиләр. Тимерхан  буасында  без  - бала –чага  керәбез, чөнки ул  сай. 

    Дамирә   яшел чирәмле  урамнарын, һәр йорт каршында   үскән миләшләрнең көз җиткәч  кып – кызыл булып  пешкән тәлгәшләрен күз алдына китерде.Кырау төшкәч, әнкәләре миләшне  бүкәнләп, чоланга  элеп куя.Кыш көне мич томалаганнан соң, башларына ис тисә,  шул бозлы миләшне  алып кереп  бирә.И тәмле дә була  өшегән миләш!

        Хатынның авызына  су  җыелды, шул еракта калган  кызыл миләшне ашыйсы килде.

         .Мәңге кире кайтмас , еракта – еракта  калган балачагын  сагынды... Авыл  хәзер нинди микән ? Ул буалар, коелар, чишмәләр    бар  микән ?  Безнең  яшьтәшләр исән микән ?

        Еллар  эченә алып кергән хәтер рәхәт моңга чорнады, үзәкне өзде: гомернең  азагы  җиткәне, үләсе бары искә төште, соңгы тапкыр  шул бәбкә   үләнле  урамнан  үтәсе,  туган нигезен күрәсе килде... Бер ел элек Гаярын  бакый дөньяга озаткан  карчык  нык  ямансулады.    

                                                       * * *

          Кан  тартуы  булдымы, җан тартуымы,  Газинур да  Дамирә апасын исенә төшерде. Әнисе исән чакта хатыны  Наилә  белән әллә ничә тапкыр Мәскәүгә  барганнар иде. ”Галиягә шалтыратырга кирәк, Дамирә апаны әле үз аягында йөргән чакта, авылга алып кайтсын!Туган авылын, якыннарын  күреп калсын! Яңадан  әллә кайта ала, әллә юк.Яше олы бит инде!”Шунда ук  мобильнигына Галиянең  номерын  басты.  Хәлләрен белешкәч, кунакка чакырды.

   Мәскәү кунакларын  Наилә   белән шортылар һәм  кыска топиклар кигән , озын чәчләре аркаларына төшеп торган   ике  чибәр   кыз  каршылады.

    - Боларның   кайсы   Ләйлә, кайсы  Гөлгенә ?-дип ,Дамирә тулырак  күкрәкле, җиләктәй пешеп өлгергән кызны кочып

       -Мин Ләйлә ,- диде кыз апасын кочаклап.

          - Значит, син Гөлгенә!- Дамирә көлеп, икенче кызны да кочагына алды. Озын зифа буйлы  кызлар  янында  Дамирә белән Галия  тәбәнәк кенә булып   күренделәр.

      Очрашуның беренче мизгелләре  үтте, Дамирә  ишек алдын,  биек нигездәге  яңа  йортны    күзәтте.Элекке урынында  кымшанмыйча исән- имин торган ,  бәләкәй чакларында үзләре  таптап шомарткан   тупсалы  туган өйләрен күргәч, тамагына  төер утырды,   күзе  яшьләнде.  Шунда  йөгерәсе килде...

      -  И  Газинур , әйтмәдең дә ! Өйгә тимәгәнсең, сүтмәгәнсең  икән!

        -  Нишләп  сүтим !Әбекәйләрнең , әткәй  -  әнкәйнең  истәлеге булып торсын дидем Ул әле сипсемәгән дә ! Хет  бүген кереп яши  башла!

      Наилә  юлда арып килгән кунакларны  өйгә чакырды:

      -   Әйдәгез, өйгә керик.  Ашым әзер. 

        Юлда  тәүлектән артык  коры – сары  ашап килгән кунакларга  токмачлы аш, шулпалы  бәлеш  тансык булды.

 Бераз ял итеп алганнан соң, мунча кереп чыктылар.

        Газинур юынып чыгарга дип  мунчага  киткән генә иде,  чакырып килделәр:

           -  Сәлим   ялгыш   колорада  коңгызы   агуын   эчкән..

             -Хәле ничек ? Аңындамы ?Күп эчкәнме?

             -Аңында ,   күп эчмәгән, сизеп алган  ,эче авырта  .

       Газинур аннан – моннан гына сөртенде дә , чыгып чапты.Дарулар сумкасын ул һәрчак   өенә алып кайта –  медпунктка барып,аны ачканчы күпме вакыт үтә ! Андый чакта  минутлар  хәл итә !

          Озак торып, караңгы төшкәч кенә кайтып керде.

           Хатыны борчылып каршылады:

-        Ничек? Исәнме ?

-        Исә-ә -ән!   Әллә ничә литр  су белән  ашказанын юдырттык . Ярый  өлгердек.Үләр иде. Кан  басымы  төшеп беткән . Система куйдым.

-        И бу  эчкән кеше! Үләрен белми, эчәргә генә булсын !- диде үртәлеп  Наилә.

-        Хатыны  бәрәңге агулаганнан калганын шешәгә салып куйган.

-        Анысын да  әйтер идем инде !   Сәлименең  гадәтен белгән килеш!  

        Дамирә  энесенә  сокланып , горурланып  утыра ,   кешене  үлемнән алып калган бит!

-        Авыр  да,  тынгысыз да  эшең, Газинур !

-        Төрле чак була  инде. Кешеләргә ярдәм итә алсаң  күңел була.Сөенәсең.

                                          * * *

             Газинур әтисенең васыятен  үтәүне   изге  эш  итеп карады.Зур  шәһәрдә  яшәп кайтса да ( яшәп , дип инде, дөресрәге булгалап , гомере күбесенчә диңгездә  үтте) , аңа туган авылы  газизләрдән газиз,  матурлардан матур  җир.Мондагыдай урманнар, чишмәләр, саф һава,  яшел болыннар бер җирдә дә юк! Мондагыдай кешеләр дә юк.  Акхуҗа  өстендәге  күк  гөмбәзе    дә  бәла – казалардан  ышыклый, саклый  торган калкан  кебек тоела.

       Әтисен җирләгәннән соң  бераз вакыт район үзәгендә  ашыгыч ярдәм бүлегендә  эшләп алды.Баш  врач  егетнең   белемле, тәҗрибәле икәнен, кискен, катлаулы  хәлләрдә    югалып калмавын, кыюлыгын белде .

         -Зиннуров, сезнең авыл  фельдшеры    озакламый  пенсиягә  чыгачак,  сине  аның урынына  билгеләргә  уйлыйм. Син  ризамы?

         -Риза!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X