Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Унберенче бүлек)

Колхозга ДТ -54 тракторлары кайтты. Ләкин бу яңа тракторлар көчле булсалар да, бер кимчелекләре ачылды: рамнары бик тиз какшый. Төзәтеп , ремонтлап җибәрәләр, озак та тормый тагын эштән чыга. Нишләтергә? Уйлана торгач, Мөхәммәтнурның башына бер фикер килде, үзенчә эшләп карарга булды.

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя

Повесть 

АЛТЫН КУЛЛЫ ОСТА 

Колхозга ДТ -54 тракторлары кайтты.Ләкин бу яңа тракторлар көчле булсалар да, бер кимчелекләре ачылды: рамнары бик тиз какшый. Төзәтеп , ремонтлап җибәрәләр, озак та тормый тагын эштән чыга. Нишләтергә? Уйлана торгач, Мөхәммәтнурның башына бер фикер килде, үзенчә эшләп карарга булды. 

Колхоз рәисе үзәк хуҗалыктан Акхуҗага еш килә, килгән саен Мөхәммәтнур мастерскоена кагылмый китми . Аз сүзле, һәрчак эш белән мәшгуль ир ошый колхоз рәисенә.Күп очракларда шушы алтын куллы оста коткара аларны. 

Бу юлы да председатель аны урап узмады, кереп хәлен белеште. 

- Хәлләр ничек? Эшләр барамы ? 

-Ярыйсы.- Мөхәммәтнурның рәискә әйтәсе сүзе 

бар иде. Ничек башларга гына белми торды.Әллә моны сизеп, председатель үзе сорады: 

Идарәгә үтенечләрегез юкмы ? 

Үтенеч дип ... Бер фикер бар иде.Бу яңа ДТ-54 тракторларының рамнары тиз какшый. Без какшаган рамнарны клепать итәбез. Алай да озакка чыдамый, ватыла. 

Шуннан ? Берәр фикерең бармы ? 

Әгәр дә лонжеронны кондуктор аркылы тишеп ясасак, рамнар ныклырак булыр иде. 

-Ясап караганың бармы соң? 

-Ясадым, ныклы була. 

- Карале ! Молодец! Инженерлар уйлап бетермәгәнне төзәткәнсең! Давай, шулай эшләгез! 

Мөхәммәтнур белән сөйләшкәннән соң күңеле булган рәис:”Шәп егет , әйбәт кеше! Бүләккә тәкъдим итәргә кирәк үзен “,- дип күңеленә салып куйды. 

* * * 

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 

ГАЗИНУР 

 

МИНЗӘЛӘГӘ УКЫРГА КИТҮ 

Иртә таңнан берсе фермада, икенчесе мастерскойда гомерләре үткән Мөхәммәтнур белән Зифа балаларының үскәннәрен сизми дә калдылар. Әле кайчан гына идәндә машина тәгәрәтеп уйнап йөргән Газинурлары мәктәп тәмамлады. Райком кушуы буенча чыгарылыш укчыларын класслары белән колхозда эшкә калдырырга дигән карар чыкты.Бу карарга буйсынырга теләмәгән өч егет Минзәләгә медучилищега керергә җыендылар. 

- Мин Минзәләгә ФАШ ка укырга керәм!- диде Газинур әтисе белән әнисенең һушын алып. 

- Туктале, кем белән киңәштең соң әле син?Безгә әйтмичә кая җыендың?- диде әтисе. 

-Малайлар белән. Өчәү китәбез. 

-Һе! Малайлар белән ! Ата – ана белән киңәшмичәме ? Ала-ай...Нык үскәнсең икән...Ата- ана әллә бар, әллә юк! 

Мөхәммәтнур улын авыл җирендә эшләрлек һөнәр үзләштерүен тели иде. 

- Егет кешегә , хәзерге заманда җүнләп яшисең килсә, техника өйрәнергә кирәк!Машина йөртергә, трактор! Яшь чагым булса үзем шулай итәр идем!Минзәләгә бармайсың!Әнә, Чистайда авыл хуҗалыгы машиналарына укыталар, шунда барасың!! 

Мөхәммәтнур шулай каты итеп кырт кисте.Улы әтисенә каршы бер сүз дә әйтмәде, ләкин эченнән аның белән ризалашмады.Шул кадәр дәртләнеп план корганнар иде малайлар!Директор да аларның китәргә җыенганын белгәч, җибәрмәс өчен ничаклы үгетләсә дә, каршы тора алдылар!Менә хәзер Газинурга нишләргә? Озакламый Минзәләгә гариза илтергә кирәк... Малайларга ни дияр? 

Очрашкач белде :иптәшләренең әти- әниләре каршы түгел. 

-Бәй, әниең сөйләшсен әтиең белән!Ул ризамы соң җибәрергә? 

-Белмим, бер сүз дә әйтмәде. 

-Сөйләш! 

*** 

Әнисе улының теләгенә каршы түгел иде. 

Оныгының медучилищега керергә теләвен Ләйлебәдәр белә . Алар бу турыда сөйләшкәләделәр. Карчык яраткан оныгын ак халатлы духтыр итеп күз алдына китерә, шатлана, морадына ирешүен тели ! 

Улларын колхозда калдырырга үгетләп , мәктәп завучы өйләренә килде. 

Мәктәпкә ата-аналар җыелышына хатыны йөргәнгә , Мөхәммәтнур әңгәмәгә кушылмый торды.Завучны тыңлагач, Зифа башта тыныч кына башлаган иде, кызып киткәнен сизми дә калды. 

-Безнең генә балалар колхозда калырга тиеш димәгән ! Муды керттеләр : имеш класслары белән колхозда калалар! Начальник балалары бер ел эшләп , институтка керер өчен стаж турында справка алалар да , шәһәргә таялар! Бер ел гомерен малай бушка уздырсын мени? Аның бит армиягә дә барасы бар!Бигайбә, үпкәләмәгез , колхозга әнкәйнең, Мөхәммәтнур белән минем эшләгән дә бик җиткән! Газинурны училищега Минзәләгә яки Чистайга укырга җибәрәбез! 

Мөхәммәтнур үз фикерен әйтеп, әңгәмәгәне йомгаклады: 

-Армиягә киткәнче Чистайда авыл хуҗалыгы машиналары училищесында һөнәр алсын дибез! 

Хатынының сүз төбеннән, Минзәләне хуп күргәнен аңлады Мөхәммәтнур. 

-Кайда бара булып чыга инде Газинур?-диде завуч киткәч. 

-Нигә , әтисе, фельдшер булса начармени? 

-Икесе дә әйбәт инде: шуфир булса да, брач булса да,- дип, үз фикерен әйтергә булды әбисе.Ул оныгы яклы. 

Мөхәммәтнур эндәшмәде.Сизеп тора : улы да, хатыны белән әнисе дә бер сүздә. 

-Сынауларны бирә алырмы соң?-дип куйды бераздан. 

-Анысы үзеннән тора.Августка кадәр вакыт бар әле, хәзерлән улым! 

Барысы да бер фикердә булгач, Мөхәммәтнур улының теләгенә каршы килмәскә булды . Зифа белән Мөхәммәтнур балаларын әбиләренә гаиләдә иң олы, баш кеше итеп карарга өйрәттеләр. Кайчан кайтсалар да әбекәйләре өйдә, самавыры кайнаган, коймагы пешкән ,җылы мичтә ашы көтә. Көн дәвамында ни булган, барысын да әбиләренә сөйлиләр. Бу йортта тормыш рәхәт , тамаклары тук, өсләре бөтен.Мөхәммәтнур дөньяга эш өчен туган - аның бар максаты, бар зәвыгы - эш. Балаларына да тынгылык бирми, эшләтә!Бу өйдә җөгәнсез, бушка вакыт үткәреп , чабып йөргән кеше юк: башта кушылган эшне эшлә, аннан уйнарга чыгарсың ! 

Башкалар урамда трай тибеп йөргәндә, Газинур әнисенә ярдәм итәр өчен, фермага барып,Зифаның сыерларын савыша, кайчак егермешәр сыер сава. “Ничек шулай эшчән синекеләр?! “- дип аптырыйлар хатыннар. 

*** 

Акхуҗаның өч малае Минзәләдә сынау биреп, медучилищега укырга кергәч, авылда шаккаттылар! 

Өйләрендә бәйрәм! Менә, аларның да гаиләсеннән укымышлы кеше чыгачак! 

Укымышлы дигәннән, Мөхәммәтнурны да көчләп диярлек кичке мәктәпкә язып, урта белем турында аттестат алды. 

- Миңа алачыкта эшләргә аттесттат нәрсәгә кирәк!- дисә дә, укырга йөрде. 

Сентябрь башында Газинур дус егетләре белән Минзәләгә китте. Тулай торак булмады, фатирга урнаштылар. 

* * * 

БҮЛӘК 

Ноябрь урталарында Мөхәммәтнурны колхоз идарәсенә чакырдылар. 

Колхоз рәисенең кәефе шәп бугай, елмаеп, кулын каты кысып исәнләште дә: 

- Мөхәммәтнур, сине Мәскәүгә чакыралар!- диде. 

Мөхәммәтнур аңламады, рәискә аптырап карады. 

- ВДНХ га, Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә тәкъдим иттек синең кандидатураны , социалистик ярышта җиңүче буларак. 

-Рәхмәт. Кайчанга инде ? Бару обязательнеме? 

Авыл кешесе тик томалга эш ташлап, каядыр чыгып китәргә күнекмәгән, ул ял дигән нәрсәне белми. 

- Район буенча дояркалар, комбайнерлар , агрономнар, зоотехниклар, тимерчеләр, башка төр эшчеләр бара.Җитәкчегез Акмал Әхмәтшин була. Бару обязательно! Син нәрсә, отказаться итәр идеңме әллә ? Анда ,понимаешь, иң алдынгыларны гына җибәрәләр ! Күрмәгәнне күреп кайтасыз инде !Мәскәү тикле Мәскәүне! 

“Мәскәү” сүзе Мөхәммәтнурга алай ук ялтырамый.Мәскәү аның әткәен алып калды... 

Бу хәбәрне ишеткәч, Ләйлебәдәр килененә киңәш бирде: 

- Үзен генә җибәрмә , син дә бар ! Күргәзмәсен дә карарсыз, Дамирә белән Мулланурларның хәлен дә белерсез, кунак булырсыз! 

Ләйлебәдәр ялгыз үткән гомерен, ир кадерен аз гына күреп калган яшьлеген уйлый, шуңа да үзенә җитмәгән кадер – хөрмәтне Зифа күрсен ди. 

* * * 

Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе чыннан да искитмәле икән ! Андагы павильоннарда ниләр генә юк! Күргәзмә мәйданын карап чыгу өчен бер генә көн җитәрлек түгел! 

- Җәй көне килсәгез иде! Мондагы матурлыкка гаҗәпләнерлек!- диде Мулланур, абыйсы белән җиңгәсен күргәзмә залларында йөрткәннән соң кунакка алып киткәндә. *** 

Антонина үлгәннән соң Мирзагали тагын Акхуҗага кайтып китте , исәбе Ләйлебәдәрне Мәскәүгә барырга ризалаштыру иде.Ничек килгән , шулай кайтып китте Мирзагали. “Гафу итә алмады ,шулай көчле булды микән яратуы?Үпкәләде .Горур , кеше арасында сүз таралудан да читенсенә, абруен саклый,”-дип нәтиҗә ясады элекке ире . Мирзагали Валя исемле рус хатынына өйләнгән иде.Өйләнгәнен ишеткәч, Мөхәммәтнур хәтта канәгать булды, чөнки әтисенең Ләйлебәдәргә тыныч карый алмавын, тәмгысын сузуын ошатмады, оятсызлык кебек тойды. Әнисен кимсетү кебек. 

Абыйлары белән очрашырга балаларын ияртеп , Дамирә белән Гаяр, Мулланур белән Фирүзә килеп җитте. 

Бу кичне иң кадерле кешеләре арасында бары әнкәләре генә җитми иде. 

Өстәл янындагы әңгәмәнең уртасында Мөхәммәтнур . Бу кич аңа багышланган -әтисе дә , туганнары да аның хезмәтен шулай югары бәяләүләренә шатландылар, горурландылар. Якыннарының хөрмәте аның телен ачты : гомергә аз сөйләшүчән Мөхәммәтнур, ачылып китеп, дөнья турында , колхоздагы хәлләр турында иркенәп сөйләде.Андагы бу үзгәрешләргә Зифа исе китеп утырды. Нилектән болай булуы турында уйланып, нәтиҗә чыгарды:”Мөхәммәтнур олыгая башлаган!” 

“Олыгая башлаган “ Мөхәммәтнур әле иллегә дә җитмәгән. “Акыл сандыгын тутырган” иргә болай иркенләп гәпләшергә, мөгаен, менә шушындый тыңлаучылар кирәк булгандыр... 

Туганнары Мөхәммәтнур абыйлары белән Зифа җиңгәчәләренә Мәскәүне күрсәттеләр, Кызыл Мәйданда, музейларда, кибетләрдә йөрделәр.Зифага Мәскәү ошады: әнкәләренең сандыгында төргәккә җыелган акчаларга гаиләсенә кием- салым җыйды! И-и, акча туздыруның рәхәтлеге! Мәскәүдә җаның ни тели шул бар бит!Зифа күргән бер нәрсәгә ташланмады, ул язып алып килгән исемлек бик озын, иң кирәклеләре генә иде. И куанды Зифа : каенанасын, балаларын сөендерәчәк! Бу сәфәрдән соң Мәскәүгә ешрак барырга ниятләделәр. 

* * * 

Январь аенда колхозның отчет – сайлау җыелышы булды. Җыелыш азагына якынлашты. 

-Хәзер җыелышның күңелле өлешенә керешәбез,- диде кабат сайланган колхоз рәисе канәгать йөз белән .- Алдынгы колхозчыларны бүләклибез. Зиннуров Мөхәммәтнур Мирзагали улы Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең медале белән бүләкләнә! 

Рәис кулындагы кәгазьне тантаналы яңгыратып, кычкырып укыды : 

“ За успехи в социалистическом сельском хозяйстве товарищ Зиннуров Мухаметнур Мирзагалеевич Постановлением главного комитета Всесоюзной сельскохозяйственной выставки награжден малой серебряной медалью . 

Главный комитет ВСХВ” Москва 5 января 1975 г. 

- Мөхәммәтнур абый , колхоз идарәсе исеменнән, монда утыручы иптәшләр һәм шәхсән үземнең исемнән, чын күңелдән котлыйм! Сиңа яңадан яңа уңышлар телим ! 

Залда кул чабулар яңгырады. 

-Монысы идарә исеменнән ,- дип конверт бирде. 

Медальне өйдәгеләр кулдан – кулга йөртеп карадылар.Бу олы бүләккә иң нык шатланучы, горурланучы кеше кем булды дип уйлыйсыз? Билгеле инде –әни кеше! И горурланды Ләйлебәдәр! 

-Эшеңне күреп, шулай бәяләгәннәре өчен рәхмәт инде .Синең тырышуыңа көмеш кенә түгел, алтын медаль тиеш!-диде Ләйлекәй. 

Мөхәммәтнур бүләкләүләренә канәгать. Мактаулар, бүләкләр аның өчен максат түгел, ә шулай да балаларга бер истәлек булып калыр.Һәр кеше үзенең хезмәтенә күрә бәяне алырга тиеш. Шулай гына гадел була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев