Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Үткәннәрне үзгәртеп булмый

Бәла парлап йөри, диләр. Эчүгә са­бышу аркасында эшкә йөрмәгәнлектән, Сәлимҗаннның өендәге тормыш көтү өчен кирәкле бөтен нәрсәне аткарып бетерүгә кадәр барып җитүе безгә инде мәгълүм.

 Әтисенең “белая горячка” вакытында Илшатка да ифрат кыен. Җитмәсә, кышкы салкыннар баш­ланды. Чыгырын ике кул белән көчкә әйләндереп коедан су алу, әтисе ай­ныгач, ягарга дип, сарайдагы өемнән утын ташып кую, ашарга әзерләшү ке­бек өй эшләре һәм тышта кар көрәү аның өстендә.

Көтмәгәндә килеп туган соңгы хәл күңеле кытыкланган, шәһәрдә яңа тор­мыш башларга ашкынган Резедасына бик кулай булган икән. Икенче көнне Сәлимҗан, айнып, таң атканда уянып китсә, хатыны ята торган як – буш. Ул йоклаганда тегесе, үзенә кирәкле әйберләрен җыеп, алдан әзерләп куй­ган чемоданын алып, юкка чыккан. Өстәлдә “Мине эзләмә” дип, ике генә сүздән торган язу калдырган.

Тау кебек капыл гына башы­на ишелеп төшкән әлеге фаҗигадан соң Сәлимҗан, алыштырган кебек, нык үзгәрде. Хатыны ташлап китүдән бигрәк, аның китүенә күбрәк үзен гаепле санаганга, бик үрсәләнде ул, бала хакына түзәргә иде дип, кул күтәргәненә үкенде. Әгәр дә ул Резедасының үзе артында ир хатыны­на ярамаган уен алып барганын белсә, эче бу кадәр янмас, җиңеллек эзләп, кайгысын хәмер белән басу юлына бас­мас та иде, бәлки.

Бәла парлап йөри, диләр. Эчүгә са­бышу аркасында эшкә йөрмәгәнлектән, Сәлимҗаннның өендәге тормыш көтү өчен кирәкле бөтен нәрсәне аткарып бетерүгә кадәр барып җитүе безгә инде мәгълүм. Әтисенең “белая горячка” вакытында Илшатка да ифрат кыен. Җитмәсә, кышкы салкыннар баш­ланды. Чыгырын ике кул белән көчкә әйләндереп коедан су алу, әтисе ай­ныгач, ягарга дип, сарайдагы өемнән утын ташып кую, ашарга әзерләшү ке­бек өй эшләре һәм тышта кар көрәү аның өстендә.

Әле Илшат төн чыкканчы салкынай­ган өйдә, плюш этен кочаклап, юрган астында ята. Бик еш, юксынып, әнисен искә төшерә. Чинап елау тавышы чы­гарып, су астына кереп киткән бичара Акбае күз алдына килә.

Әтисенең махмырдан чатнаган, ту­бал кебек томаланган башында исә малае кайгысы түгел, аракы кайгы­сы. Ничә көн инде кырынганы юк, тимгелләнеп, әтәч кикриге кебек кы­зарган йөзен сакал баскан. Эчендәге Иблис һаман тынгылык бирми. Каян эчәргә табарга? Нәрсә исәбенә? Бал­тасын калдырганда көчкә ризалаткан самогон ясаучы хатынга буш кул белән инде барып булмый. Тезләнеп сораса да, бирмәячәк.

Шулай баш ватып азапланган­да, Сәлимҗанның шешенгән күзләре улының мич алдына кибәргә дип ку­елган киез итекләренә төште. Әле уз­ган җәйдә генә базардан алып кайт­кан иде – йомшак итеп басылган өр- яңа итекләр. Миңгерәүләнгән башка аек фикер киләмени: очсызга булса да сатып аракы алырга, йә самогонга ал­маштырырга, дигән уй җанландырып җибәрде аны.

Менә ул буйсынырга теләмәгән гәүдәсен көчкә кузгатып, урыныннан торды да бик озаклап киенде. Анна­ры, мич янына барып, өмет баглаган итекләрне култык астына кыстырды да, ава-түнә, ишеккә таба юнәлде. Бу хәлне күзәтеп яткан Илшат, сикереп то­рып, әтисенең җиңенә барып ябышты.

– Әтием, минем итекләрне кая алып барасың?

Сәлимҗан, үзен белештермичә, малаен этеп җибәрде һәм “мәктәпкә барасың юк әле” дип, авыз эченнән мыгырдап, чыгып та китте. Төн буена кар яуган иде, юлларны җиңелчә көрт баскан. Ата кеше, уңга-сулга чайкала- чайкала, гәүдәсен алга өстерәде. Шу­лай барганда колагына арттан тонык кына еламсыраган тавыш ишетелгән кебек булды:

– Әтием, минем итекләремне сат­ма...

Саташам ахры, дигән уй моның миен мазалап үтте һәм ул, аякларын көчкә сөйрәп, юлын дәвам итте. Үкси- үкси елап ялварган тавыш артта тагын- тагын кабатланды:

– Әтием, сиңа әйтәм, минем итекләремне сатма...

“Белая горячка” бу. Уф Алла, сата­шам, дип сөйләнә-сөйләнә, ата кеше алпан-тилпән килеп атлавын белде.

Кеше ышанмаслык хәл! Әтисе ар­тыннан, чыннан да, яланаяк килеш, егыла-түнә кар ярып, яраткан сабые килә иде. Тәнен кышкы салкын өтеп- өтеп алганга, аяк табаннары һәм бал­тырлары, кызышып, энәләр кадаган кебек авырта башлаганга, ул кызулап әтисе каршына чыга алмады. Ә бер чо­кырлы урында, абынып, көрт эченә егылды һәм артта торып калды.

Бу гыйбрәтле фаҗиганең ахыры үтә дә аянычлы һәм тагын да фаҗигалерәк булып бетте. Сәлимҗанның үзен белештермичә, баш күтәрмичә эчүе шул вакытта тагын өч көн дәвам итте. Күршесенең кереп нәрсәдер әйтергә, айнытырга тырышуын ул төш кебек кенә хәтерли. Дүртенче көнне иртән, җәмгысе ике атна тула дигәндә, ниһаять, исенә-ушына килде һәм, бор­чылып, улының хәлен белим дисә, Ил­шаты өйдә, урынында юк. Плюш эте генә идәндә аунап ята.

Мөгаен, якыннан аралаша тор­ган Зөбәйдә беләдер дип, күршесенә җыенганда, тегесе үзе килеп керде. Ке­решли үк ата йөрәген ут кебек өтеп ал­ган хәбәр җиткерде.

– Ничек җир йотмый сине, Сәлимҗан? Беркөн кибеттән кайт­канда, күземә күренәме дип торам, Илшатың чокырлы урында егылып ят­канын шәйләп алдым. Килсәм янына, әйтсәм, ышанмассың, көрт эчендә бу, елый-елый торырга азаплана. Өстендә изүләре дә электәрелмәгән курткасы, ә үзе, Ходаем, шушы кышкы салкында яланак, мескен. – Зөбәйдә башын чай­кап, уфтанып куйды да, сүзен дәвам итте. – Тиз генә өйгә күтәреп кайттым да, “скорый”га шалтыраттым. Хәзер ул, дүртенче көн инде, шифаханәдә. Кичә операция ясарга туры киләчәк дип шалтыратканнар иде. Ризалык ал­макчылар иде. Сине уятып булмады.

Күршесе боларны Сәлимҗанның зиһененә барып җитәрлек итеп, бер- бер артлы тезеп, басым ясый-ясый, әйтте һәм ахырда, кистереп:

– Җитте сиңа. Эчүеңне бүгеннән оныт, балаңны сакла, хәзер үк барып хәлен белеш, – диде.

Сәлимҗан улының чыннан да елый- елый ялварып үз артыннан килгән бу­луын шунда гына аңлады. Күршесенә кат-кат рәхмәтләр укыды. Шул ук мәрхәмәтле күршесе биргән акчага шундук барып, малаеның итекләрен кире кайтарып алды. Кибеттән ман­дарин, тәм-том алырга да онытмады. Аннары инде маршрут автобусы белән шул ук сәгатьтә район үзәгенә барып та төште. Хастаханәдә аны сагаеп, улы ту­рында сүз кузгатмыйча каршыладылар. Палата табибы аны Илшат яткан пала­тага алып керде.

Әнә, түрдәге караватта нәселен, бабасының һәм әтисенең геннарын, канын дәвам итүче варисы – газиз ба­ласы ята. Хәтәр гаебе өчен өзгәләнгән һәм ничек тә улының күңелен табарга ашкынган ата, кулындагы әйберләрен бирергә дип, Илшат яткан карават яны­на килде.

– Мин гафу ителмәслек юләрлек эшләгәнмен. Үкенеп бетә атлмыйм. Менә, улым, итекләрең.

Илшатның ике күзеннән дә тәгәрәп яшь чыкты.

– Әтием, алар миңа кирәк түгел инде, – диде ул рәнҗүле һәм ачыну- кыерсытылу сиземләнгән тавыш белән.

– Нигә алай дисең, улым? – дип со­рады атасы, Илшат әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча.

Шулчак Сәлимҗанның күзләре малаеның аяк турына төште. Балтыр ту­рысында ак җәймәгә кан таплары сар­кып чыккан. Ә җәймәнең түбән ягын­да, аякны балтырның урта җиреннән тубыкка кадәр каплап, бүлтәеп торыр­га тиешле өлешендә бушлык сизелеп тора иде.

Ата кешенең никадәр авыр хәлдә калганын аңлап, моңарчы эндәшми торган табиб ни өчен ампутациягә ба­рырга мәҗбүр булуларын әйтте:

– Аякларын саклыйк дисәк, улы­гызны берничә көн эчендә кан агула­ну чире, гангрена алып китәчәк иде. Чөнки өшүе иң югары дәрәҗәдә бул­ганга күрә, аяклары инде үле, бөтенләй сизмәс хәлгә килгән иде.

Әмма Сәлимҗан табибның сүзләрен аңларлык хәлдә түгел иде. Улының аяклары киселгәнен күрүгә, аның эчендә, бөтен вөҗүден тетрәндереп, нәрсәдер өзелгәндәй булды, ул иңрәгән кызганыч өн чыгарды һәм, үз-үзен белештермичә, баскан уры­нында тыпырдап алды. Күтәрә алмас­лык зур фаҗига иде бу.

Ялгыз калгач, Сәлимҗан озак вөҗдан газабы кичерде. Көтмәгәндә килгән афәт һәм гаиләләрен бәхетсез иткән ялгышлар турында кайта-кай­та уйланды, үкенеп бетә алмады. Тик инде соң икәнлеген, үткәннәрне кире кайтарып та, кабаттан уңай якка үзгәртеп тә булмаганлыгын ул, әлбәттә, аңлый иде.

Марсель Бакиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев