Урам балалары
Тышта дөм караңгы. Тирә-якта тыныч. Бер адәм тавышы ишетелми. Йорт та ялгызы тора. Иң мөһиме – этләре юк. Тик менә коймалары гына биек. Җитмәсә, кирпечтән салганнар бит әле. Кирмән, диярсең. Илдар кушканча эшләргә кирәк. Данил ике кулын тезенә куеп, “баскыч” ясады һәм Цыган, шуңа басып, өскә үрмәләде, “һоп” итеп эчкә дә төште. Данилның эше башка. Ул тирә-якны сагалап торырга тиеш.
– Тәрәзәдән керү ничек җиңел. Ичмасам, форточкасын япмаганнар, исәрләр, – дип уйлап өлгерде Цыган. Ә аның кебек ябык кешегә ул форточка нәрсә инде?! Баш кына керсен, ул чакта бөтен тәнең сыячак. Бу кагыйдәне малай яхшы белә. Эчтә бик сак булырга кирәк. Ут яндырырга ярамый, моның өчен шырпы житә. Эз калдырмас өчен юка перчаткалар да киде. Белгән догаларын укыды да тәрәзәгә үрмәләде. Тәүдә башын, ике кулын тыкты, шуннан рамына тотынып, эчкә төште. Шәп килеп чыкты. Шул мәл коточкыч сирена тавышына Данил дертләп китте. Йорт эчендә йөрәкне ярырлык итеп сигнализация улый башлады! Йөрәк табанга төшкәндәй булды! Ах, чукынчык байлар! Үз мөлкәтен ничек сакларга беләләр. – Цыган, тайдык! – дип кычкырды ул җан көченә. Мондый очракта бердәнбер чара – табан ялтырату. Димәк, өйне сак астына куйганнар. Алары озак көттермәс, хәзер үк килеп җитәрләр. Цыган калтырана-калтырана чыгу ягына үрелде. Форточкага атылып дигәндәй чумды. Бите, куллары сыдырылды. Тик ул авыртуны тоймый иде. Бар уе – тизрәк чыгып качу! – Тизрәк! – Данил кабаландыра торды. Цыган тәрәзәдән чыкса да, коймага үзе генә сикереп менә алмады. Капканы да эчтән тарткалап карады, ул йозакка бикле булып чыкты. Тегеләй дә, болай да йөгереп карады. Ул камауда! Баскыч сыман әйберләре юк. Ә теге сирена һич туктарга уйламый, ярсып акыра да акыра! – Чё тормозишь? Чык тизрәк! – Чыга алмыйм! Койма биек... Якында гына машина тавышы ишетелде. Анысы зур тизлек белән килә. Йорт сакчылары. Бетте баш. – Син яшерен шунда, – бүтәнчә уй килмәде Данилның башына. Үзе дә котылу ягын карап, каршы йорттагы бакчага сикерде. Кеше күрмәсен өчен куаклар арасына качты. Машина нәкъ шул ике катлы йорт алдында туктады. Эченнән әзмәвердәй дүрт ир йөгереп чыкты, һәрберсенең кулында – күсәк. Фаралар яктысында Данил моны яхшы күрде. Берсе шыгырдатып капканы ачты да бергәләп эчкә үттеләр. Ә сигнализация, корып киткере, туктамый акыра. Цыганны тапмасалар ярар иде дип теләде Данил. Элек белгән догаларын исенә төшерергә тырышты. Цыган елгыр егет, берәр җиргә яшеренеп калыр дип ышанды. Менә сигнализация тынды. Ә йөрәк дөпелди. Нәрсә булып бетәр икән? Шушы мәлдә Илдарны каһәрләде малай. Аңа, җылы өйдә яткач, рәхәт. Әгәр шушы хәлдән исән-сау чыксалармы, табар Косойга нәрсә эйтерен. Мондый мәлдә минутлар сәгатьтән дә озынрак тоела. Эчне пошырып, теге сакчылар да ихатадан чыгарга ашыкмый. Нәрсәдер эзлиләр, тентиләр чукынчыклар. – Ах, вот он где лежит, тварь! – дип, сөрән салды эчтә кемдер. – Попался, ворюга! – Это же беспризорник. Знакомое лицо! Данил ике кулы белән башын тотты да катып калды. Могҗизага ышанса да, ул теләгәнчә килеп чыкмады. Тегеләрнең ярсып-ярсып тукмаганы ишетелде: “А-а-а, кулымны сындырасыз. Кирәкми!..” Малайның ычкынырга теләп карышуы ирләрнең ачуын арттырды гына, күрәсең. – Мы тебе все руки и ноги переломаем! – Будешь знать – куда лезть. – Тимәгез миңа! Ән-ииииии! – Цыган болар жәлләр дип елап ялварды. Кан күргән бүре кебек, күсәк тоткан әзмәверләр шашканнан-шашынды. “Шак-шок” иткән колакны ертырдай тавыш тирә-якка ишетелеп торды. Ә ирләр, бер жәлләми, башын да, кабыргасын, аяк-кулларын да агач күсәк белән төйделәр генә. Цыганның авызыннан да, колагыннан да кан китте. Андый тукмауның шаһиты булу – үзе коточкыч хәл. Шуңа Данил чарасыздан колагын каплады. Күзеннән бертуктаусыз яшь акты. Ярдәм итә алмый шул дустына Шунысы үкенечле. Чыкса, үзен дә шул ук язмыш көтә. Тоташ дөнья ишелгәндәй тоелды шушы мәлдә. Үзенең җир йөзенә туганына үкенде Данил. – Кот-ка-ры-гы-ыз! – Берәрсе ишетер, ярдәмгә килерләр дип, бар көченә кычкырды Цыган. Ләкин аны коткаручы булмады. Ирләр узыша-узыша типкәләвен дәвам итте. Хәлсез, канга баткан Цыганны урамга чыгарып ыргыттылар да, машинага утырып, күздән юк булдылар... *** Данил дустын ничек тә Косойның өенә алып барып җиткерергә ашыкты. Тик аның тырышуы бушка булды. Йөз метр араны да әллә бер сәгать үттеләр. Цыган туктаусыз уфылдый, берничә адым бара да туктый. – Данька, тукта-а, – дип телгә килде Цыган. – Миңа кыен, башка бара алмыйм, ятып торасым килә... – Түз инде чак кына, түз... – Данил адымнарын киметми, дустын юатырга маташты. – Хәзер кайтып җитәбез. – Юу-ук. Тукта... Башкача чыдап булмый, – дип, ул елап җибәрде. – Эчемдә нәрсәдер чәнчә, башым әйләнә. Ишетәсеңме мине, зинһа-а-а-р! – Бу сүзләрне олы ялвару белән Цыган бар көченә кычкырып әйтте. Әмма кешене бу хәлендә урам уртасында калдырып булмый бит. Цыган бертуктаусыз кан төкерә... Авыртуын киметергә тырышкандай, бөгәрләнеп, эчен уып маташты. Аның шулкадәр дә куркыныч хәлен күреп, Данил нәрсә эшләргә белми аптырап торды. – Йә, сиңа нәрсә эшлим? “Скорый” чакыртсам, ничек булыр икән? Цыган туктаусыз чәчәвеннән арына алмый, көчкә телгә килде. – Хәлләрем хөрти, Данька, – диде ул ыңгыраша-ыңгыраша. – Бөтен тәнем авырта. Эчемдә утлы тимер яткан сыман. Сөякләрем чатный. Җитмәсә, сул кулым сынган шикелле. – Тик син күзеңне йомма, яме? Ишетәсеңме мине – йомма! – Данил шулай диде дә, дустын куаклыкта калдырып, җан-фәрманга урамга йөгереп чыкты...
Айгиз Баймөхәммәтов
Китап редакциядә сатуда бар. Реклама 12+
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев